Йөгерүдә ярыштылар
Җәмгыять

Йөгерүдә ярыштылар

Тәтештә район оешмалары һәм учреждениеләре арасында Яз һәм Хезмәт бәйрәменә багышланган “Тынычлык! Хезмәт” Май!” дигән җиңел атлетика эстафетасы булды.

Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов эстафета башланыр алдыннан һәркемне бәйрәм белән котлады һәм катнашучыларга рух күтәренкелеге, уңышлы йөгереп чыгуларын теләде. Спорт ярышы нәтиҗәләре буенча, белем бирү учреждениеләре арасында Тәтештәге 2нче урта мәктәп беренче урынны алды, Тәтештәге 1нче урта мәктәп – икенче, Тәтеш татар урта мәктәбе өченче булды. Хезмәт коллективлары командалары арасында, алар составында өч ир-егет һәм бер хатын-кыз иде, Тәтешнең гражданнарны яклау көллияте командасы беренче булды, “Барс” спорт-сәламәтләндерү комплексы командасы – икенче, Тәтешнең стендка ату мәктәбе командасы өченче урынны яулады. Хатын-кызлар командалары арасында Тәтешнең үзәк район хастаханәсе коллективы җиңде, “Әкият” балалар бакчасы хезмәткәрләре икенче булды, Тәтеш районы ­администрациясе – өченче урында.
Ярышны оештыручылар – районыбыздагы башкарма комитетның яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге, Тәтештәге спорт мәктәбе.
 


Нет комментариев