Спорт

Физик әзерлек өчен – медальләр

“Барс” комплексында ГТО комп­лексы нормативларын тап­шыр­уда катнашучыларны узган елның 4 квартал нәтиҗәләре буенча бүләкләделәр.

(Тәтеш, 28 март, "Тәтеш таңнары"). “Барс” комплексында ГТО комп­лексы нормативларын тап­шыр­уда катнашучыларны узган елның 4 квартал нәтиҗәләре буенча бүләкләделәр.

Физик культура укытучысы Рашат Сафь­янов алтын дәрәҗәсендәге медаль белән бүләкләнде, көмешне 6 кеше алды, бронзаны шулай ук 6 кеше яулады. ГТО комплексын тормышка ашыруда шәхси өлеш керткән өчен 5 кеше ТР “Хезмәткә һәм оборонага әзер” Төбәк иҗтимагый оеш­масының Рәхмәт хаты белән билгеләп үтелде. “Медальне беренче тапкыр алам, бүләкләү турындагы хәбәр минем өчен көтелмәгәнчә булды.

ГТО нормативларын яхшы нәтиҗәгә өметләнеп тапшырдым, әлбәттә, шулай ук үземнең мөмкинлегемне дә беләсе килде. Элек мин спорт белән актив рәвештә шөгыльләндем, әмма балалар туу белән бәйле 10 ел өзеклек булды”, – дип уртаклашты бронза медаль иясе Владлена Голова.

 


Нет комментариев