Анда Татарстан Республикасының 8 муниципаль районыннан егетләр һәм кызлар командалары катнашты.
(Тәтеш, 6 апрель, «Тәтеш таңнары»). 3-4 апрельдә «Апас» универсаль спорт комплексы базасында Апаста 2020-2021 еллар сезонындагы гомуми белем бирү оешмалары командалары арасында Татарстан Республикасында «Мәктәп волейбол лигасы» Чемпионатының зона этабы узды.
Анда Татарстан Республикасының 8 муниципаль районыннан егетләр һәм кызлар командалары катнашты.
Тәтеш муниципаль районны Ханжин исемендәге Тәтеш 1нче урта гомуми белем бирү мәктәбе командалары яклады.
Ярыш нәтиҗәләре буенча егетләр командасы (тренеры Тихонова В.А.) 4 урынны яулады, кызлар командасы (тренеры Подгорнова А. В.) 5-6 урынны яулады.
Нет комментариев