Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Яшел Үзән трейл-2019

16 июньдә «Маяк» спорт комплексы территориясендә TIMERMAN спорт чаралары сериясе кысаларында Яшел Үзән трейл-2019 узды.

(Тәтеш, 17 июнь, “Тәтеш таңнары", Рәшид Гәбдрахманов, автор фотосы). 16 июньдә «Маяк» спорт комплексы территориясендә TIMERMAN спорт чаралары сериясе кысаларында Яшел Үзән трейл-2019 узды.

Трейлраннинг (ингл. trail running) - ул табигать рельефы буенча ирекле темпта яки ярышлар кысаларында йөгерүне күз уңында тотучы  спорт дисциплинасы.

Безнең шәһәр спортчылары икенче ел рәттән әлеге ярышларда актив катнашты. Бу, нигездә, тренер Анастасия Рипанова җитәкчелегендәге спорт мәктәбенгең яшь йөгерүчеләре.

Балалар ярышында тәтешлеләр барлык призлы урыннарны яуладылар. Кызлар арасында Майя Таранова, Карина Абашева, Татьяна Ханжина, малайлар арасында Евгений Понедельников, Станислав Примышев һәм Петр Ильмусев җиңүгә ирештеләр.

Тәтеш дәүләт гражданнарны яклау көллияте  укытучысы Гомәров Фәнис Рамил улының йөгерүдә җиденче урын алган чыгышын билгеләп үтәргә кирәк.

Команда тренеры Р. Р. Габдрахманов балалар исеменнән ярышларга баруны оештыруда күрсәткән ярдәмнәре өчен ата аналарга зур рәхмәт белдерә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев