Батырларга  рәхмәт әйтәбез
Көн темасы

Батырларга рәхмәт әйтәбез

Ленинград боҗрасын тулысынча өзгән көнгә 27 гыйнварда 75 ел тула.

(Тәтеш, 27 гыйнвар, «Тәтеш таннары», Лина ТИХОНОВА ). Сугышларның барлык тарихында да Җиңү өчен Ленинградтагы кебек, дөнь­я­дагы бер генә шәһәрдә дә шулкадәр гомерләр өзелмәгән – анда яшәүчеләрнең 900 көнгә сузылган үлеме, ачлык-­ялангачлык, бомбага тоту, төшенкелек һәм ба­тырлыгы. 

Камалышка 400 меңгә якын бала, 300 меңнән артык  шәһәр яны районнарында яшәүчеләр, шәһәрне саклау­чы сугышчыларны кертеп, 2 миллионнан күбрәк халык эләгә. 

Бары тик ачлыктан гына да 600 меңнән артык кеше һәлак була, уннарча меңе – артиллерия­дән аткан һәм бомбага тоткан вакытта, башкалары эвакуацияләнгәндә үлә. Әлеге саннар артында – илебезнең милли­онлаган кешеләренең фаҗигасе.

Ул чактагы утлы сугыш елларында кечерәк Тәтеш шәһәре туган йортларыннан һәм ата-ана назыннан мәхрүм калган яшь ленинградлылар өчен сыеныр урын була. Шулай итеп, 1941 елның августында Тәтештән балалар кулы белән язылган кечкенә хат-хәбәрләр дәһшәтле сугыш аерган кешеләргә китә башлый. Интернатта тәрбияләнүче­ләрнең берсе Таня Снегирева Казанга, эвакуацияләнгән апасына болай дип яза: “Кадерле апам Люся, сәламәтлекләрегез ничек?

Сезнең хат белән бергә әтидән “Һөҗүмгә!” дигән открытка алдым. Әтинең сугышчан дусты минем янда булды. Мин аның артыннан әтигә хат яздым. Безне яхшы ашаталар, көнгә өч тапкыр...” “...Без чыршы бәйрәме уздырдык. Их, тиздән тәмамлансын иде шушы нәфрәт тудырган сугыш. 24 гыйнварда зур бәйрәм булачак, интернатта мине пионерга кабул итәчәкләр һәм галстук бирәчәкләр. Мин дә тантаналы ант бирәм. Икенче ярты еллыкта хәрби хезмәт булачак – бу бик мөһим фән”.

Тәтештә сугыш ялкыны кагылмый калган бер генә йорт, бер генә гаилә дә юк.

Совет урамындагы 5нче йортта кайчандыр Волковларның тату гаиләсе яшәгән. Олы уллары Николай гражданнар сугышында катнашкан, өйләренә гарипләнеп кайткан, озак тормый үлгән. 1941 елгы сугыш башлангач, Константин, Петр, Василий, Виктор фронтка китә. Константин һәм Петр Ленинградны сак­лаганда, Василий Украинада партизаннар отрядында һәлак була, Виктор Латвиядә хезмәт итә, туганнар каберлегенә җирләнә. Любовь Алексеевна Логинова, Андрей Никифорович Власов, Виктор Павлович Поличев, Николай Владимирович Купцов, Николай Владимирович Хрусталев Ле­нинградны саклыйлар.
Хәзерге вакытта безнең районыбызда Ленинград боҗрасында яшәгән, ул чакта биш яшьлек кызчык булган Зинаи­да Харитоновна  Бибина һәм буйсынмас шәһәргә “Тормыш юлы” саклаган солдат Иван Николаевич Авдонин гомер кичерә.

Районда, бөтен илдәге кебек, илебез тарихындагы әһәмиятле датага багышланган чаралар уза, һәм хәзерге буын батырларга каһарманлыклары, кыюлыклары, безгә яуланган тынычлыклары өчен рәхмәт әйтәчәк. 

 


Нет комментариев