Бүген Татарстанда 31 градуска кадәр эссе булачак
Көн темасы

Бүген Татарстанда 31 градуска кадәр эссе булачак

Республикада урыны белән кыска вакытлы яңгырлар һәм яшен көтелә.

(Казан, 10 июнь, "Татар-информ"). Бүген Татарстан территориясендә 31 градуска кадәр эссе булуы көтелә. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итте.

Республикада урыны белән, аеруча төньяк районнарда, кыска вакытлы яңгырлар һәм яшен көтелә. Бу вакытта җил тизлеге секундына 15-20 метрга җитәргә мөмкин.
Көндез республика буенча һава температурасы 26.. 31 градус булыр дип көтелә. 

 

https://tatar-inform.tatar/news/2019/06/10/187797/


Нет комментариев