Алабирде мәктәбендә 7 торак пункттан 74 бала укый.
(Тәтеш, 5 февраль, “Тәтеш таңнары”, Галина Таҗетдинова). “Безнең мәктәп 1977 елдан бирле эшли, биредә без кызыклы һәм иҗади тормыш белән яшибез, – ди мәктәптә 30 елдан күбрәк директор булып эшләүче Ваһап Гарифуллин. – Бездә бердәм укытучылар коллективы оешты, алар укучыларга ныклы белем бирергә омтылалар. Быелгы уку елында безнең мәктәп укучылары Бөтенроссия һәм Республика күләмендәге фән олимпиадаларының муниципаль этабында яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр: 21 кеше җиңү яулады һәм 20се төрле фәннәр буенча призерлар булды”.
Педагоглар әйтүенчә, мәктәп тормышы укыту дәресләре белән генә чикләнми. Фән атналары мавыктыргыч уза, укучылар анда өстәмә белемнәр алалар, иҗади биремнәр эшлиләр.
Матур гадәткә кертелгән чаралар: оборона-масса һәм спорт эшләре айлыклары, “Театр һәм балалар”, “Йолдызлык”, “Без бергә” гомуммәктәп фестивальләре, “Ватан”, “Дулкыннар” фестиваль-ләре, спорт һәм туристлык ярышлары укучыларның тормышында мөһим урын алган. Мәктәп үзенә бер төрле спорт үзәге булып тора: аның базасында биатлон буенча, иганәче Фирдүс Җәләлиев призына яшьләр командасы арасында шулай ук ярышлар үтә. Балалар “Йолдызлык” фестивалендә инде ике дистә ел дәвамында катнашалар һәм призлы урыннар яулыйлар.
Мәктәп – туристлык һәм биеклеккә үрмәләп менү күнекмәләренә өйрәнү үзәге булып тора, һәм андагы шәкертләр туризм секциясенә бик теләп йөриләр. Балалар уртаклашканча, аларга табигатькә походка, ял көннәрендә саф һавага чыгу, туристлык слетлары бик ошый, анда алар үз осталыкларын күрсәтәләр һәм башкалардан яңалыкларга өйрәнә алалар. Педагоглар укучыларының шашка, ирекле көрәш буенча спорт мастерлары, “Аҗаган” һәм “Алга, яшь армия” район ярышларының даими призерлары булулары белән горурланалар. Әдәби, сәнгать иҗаты, уен коралларында уйнарга өйрәтү укучыларның үсешендә зур әһәмияткә ия. Балалар үзләренең осталыкларын Туфан Миңнуллин исемендәге “Ният”, “Илһам”, “Шәвәли оныклары” республика театр бәйгеләрендә, “Җәлил укулары”, Габдулла Тукай шигырьләрен сәнгатьле сөйләү буенча район бәйгеләрендә, рәсемнәр һәм кул эшләнмәләре бәйгеләрендә, “Виктория” фестивалендә сәләтләрен уңышлы күрсәтәләр. Мәктәп укучыларының үз гәҗитләрен уку гына түгел, шулай ук аны булдыруда катнашу мөмкинлеге дә бар: тел белгече Эльвира Гарифуллина җитәкчелегендә мәктәп редакциясе эшли.
“2019 елда безнең мәктәп “Үсеш ноктасы” Федераль программасына керде, ул мәктәптә информатика, технология, тормыш иминлеге нигезләре һәм шахматта уйнарга өйрәнүне өстәмә рәвештә үстерүне күз уңында тота, – ди директор Ваһап Гарифуллин. – Бу программа нигезендә без компьютер классы, кече һәм урта класслар өчен робот техникасы комплектлары, квадрокоптерлар, виртуаль чынбарлык комплекты, технология кабинеты өчен җайланмалар, тормыш иминлеге нигезләре бүлмәсе, шахмат өстәлләре, шахматлар алдык. Боларның барысы да бары тик уку өчен генә түгел, түгәрәкләрнең эшен оештыру өчен дә файдаланыла. Педагоглар да, балалар да күп вакытларын мәктәптә үткәрәләр һәм алар өчен ул икенче йорт булып тора, авылда бу йортның тәрәзәләре әле тагын озак еллар балкысын иде дип телисе килә”.
рәсемдә: Сыйныфта “Үсеш ноктасы” буенча дәрес бара./ФОТОНЫ АЛАБИРДЕ УРТА ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕ ТӘКЪДИМ ИТТЕ
Нет комментариев