Бурычлар үтәлә
Көн темасы

Бурычлар үтәлә

“Нур” агрофирмасы җитештерелгән ­продукцияләрнең күп төрлелеген чагылдыра: пред­­приятие­дә бүгенгесе көндә үсемлекчелек, терлекчелек, яшелчә үстерү белән ­шөгыльләнәләр.

(Тәтеш, 12 февраль, “Тәтеш таңнары”).Агрофирма җитәкчесе, Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Радик Нургалиев узган елга йомгак ясап, 2018 ел белән чагыштырганда акча кереме  45 процентка артты, дип билгеләп үтә. “Терлекчелек һәм үсемлекчелек ­предприятиегә бертигез дәрәҗәдә төп табыш китерә. 2019 елда игеннәрнең уңдырышлылыгы гектардан 40 центнер тәшкил итте. Югары репродукцияле ашлык, бөртек­ле-кузаклы культуралар  һәм үләннәр сату исәбенә, ә ашлык товары түгел, рентабельлелек югары булып чыга.  Үсемлекчелек эшчәнлеге шулай ук терлекчелек белән бәйле: ашлык фуражы, сенаж, силос, печән җитештерелә. Татарстанның авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм район башлыгы Рәмис Сафиуллов тарафыннан куелган бурычларны без үтибез. Югары күрсәткечләр – берничә факторның кушылмасы, шуның берсе – технологияләрне катгый үтәү. Соңгы елларда безнең тарафтан азотлы ашламалар белән яфракны өстәмә тук­ландыру актив кулланыла”, – дип сөйли авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе. Ул хуҗалыкта күптән түгел урнаштырылган киптерү  җайланмаларын файдалану җыеп алынган барлык уңышны киптерергә һәм аларны югалтуларсыз ­саклау урыннарына салыр­га мөмкинлек бирде, дип ­билгеләп үтә.

“Нур” агрофирмасы ­Тәтеш районында сугарулы бә­рәңге үстерү белән шөгыльләнүче бердәнбер ху­җалык. Радик Галимҗан улы әйтүенчә, продукцияне сату белән мәшәкатьләр юк: ул киң ­кулланылышта.
Хуҗалык сөт терлекчелегендә дә яхшылыкта тора: мөгезле эре терлек – 1230 баш, шуның 380е – савым көтүлеге. Узган елны бер сыерга сөт саву буенча алты меңлек чикне үткән, унике ай эчендә 2300 тонна сөт җитештерелгән. Хәстәрләнгән азыкларның сыйфаты бүген үк инде югары, баланслы ашату җиде тоннадан артык сөт савып алу мөмкинлеген бирә, ә сөт көтүлеген  җәйге җәйләүдә асраудан баш тарту кышка продукт­лылыкны югалтуларсыз керүгә ярдәм иткән. Яшь терлекләр үстерүгә хуҗалыкта зур игътибар бүлеп бирелә: агрофирма җитәкчесе сөт терлекчелегендә башмак таналар кертелү аерым урын алып торуына ышана. Продуктлылык яхшы булганлыктан,  алар  кешеләр арасында уңышлы тормышка ашырыла.
“Сөт терлекчелегенең рентабельлелеге бер ел эчендә 30 процент тәшкил итте, бу бер хезмәткәрнең уртача айлык хезмәт хакын 24 мең сумга кадәр арттыру мөмкинлеген бирде”, – ди Радик Нургалиев. Җитәкче хуҗалыкның үсешендә ТР Хөкүмәте ягыннан нәтиҗәле ярдәмне билгеләп үтә, алар дәүләт  прог­раммаларының барысында да диярлек ­катнаша.
Эш барышында матди-техник база киңәя: машина-трактор паркы яңа техника белән тулылана. Узган ел эчендә ашлык складлары һәм терлекчелек биналары ремонтланган, силос-сенаж траншеясы төзелгән.
Хуҗалыкның казанышлары турында әйтеп, агрофирма җитәкчесе авыл хуҗалыгы предприятиесе уңышлары артында  коллективның зур хезмәте торуын билгеләп үтә. Радик Галимҗан улы шулай ук Зур Әтрәч авыл җирлеге депутаты буларак та якташларына зур ярдәм күрсәтә һәм җирлекне төзекләндерүгә актив йогынты ясый. 
Елена Калашникова 
 


Нет комментариев