"Әкият" балалар бакчасында "Халык уеннары фестивале" булып узды
Көн темасы

"Әкият" балалар бакчасында "Халык уеннары фестивале" булып узды

Бу фестивальдә  зурлар төркеме балалары һәм әти-әниләре катнашты.

(Тәтеш, 30 май, "Тәтеш таннары"). Татарстан Республикасында Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы кысаларында "Әкият" балалар бакчасында "Халык уеннары фестивале" булып узды.

Бу фестивальдә  зурлар төркеме балалары һәм әти-әниләре катнашты. Балалар әти-әниләре белән бергә рус телендә "Алтын капкалар" һәм "Кыңгыраулар", татар халык уеннары: "Чүлмәк сат" һәм "Очты, очты" , чуаш халык уены  "Бүре" ,мордва халык уеннары “Казан" һәм "Түгәрәктә" уеннары уйнадылар. Фестиваль бик күңелле үтте. 

фото: tetushi.tatarstan.ru/tat


Нет комментариев