Тәтеш ягы тарихы музее экспозицияләре тагын бер экспонатка – дөнья, Европа, РСФСР, СССР чемпионы, СССРның атказанган спорт мастеры,якташыбыз Светлана Деминаның ату курткасына – тулыланды.
(Тәтеш, 28 июнь, "Тәтеш таннары"). Аның 2000 елда Сиднейда узган Олимпиадада чыгыш ясаган укчы курткасы “Фламакс” компаниясенең генераль директоры, Тәтештә туган Фиргать Җиһаншин тарафыннан Мәскәүдә Константин Хабенский фондының хәйрия кичәсендә 240 мең сумга сатып алынган.
– Безнең компания әлеге чараның партнеры булды, аңа Деминнар гаиләсен чакыру идеясе туды. Светлана Александровна лот сыйфатында үзенең ату курткасын тәкъдим итте, – дип сөйли Фиргать Вәгыйз улы.
– Ул 220 мең сумга сатып алынды. Тик Фиргать Вәгыйзович әлеге куртканың башка шәһәргә китүенә юл куя алмады һәм аны 240 мең сумга сатып алып миңа тапшырды. Акча авыру балаларны дәвалауга китте. Бу лотны Тәтеш ягы тарихы музеена тапшыру иң яхшы ысул дип уйладым, – ди Светлана Александровна.
Бүген безнең музейга республика халкы гына түгел, Россиянең төрле почмакларыннан һәм чит илләрдән дә кунаклар килә.
– Тиздән безнең экспозиция киңәер дип өметләнәбез, чөнки тәтешлеләрнең горурланырлык нәрсәләре һәм кешеләре бар. Без бу бүләкне хөрмәт белән кабул итәбез, хәзер без Деминнар турында сөйләп кенә калмыйча, танылган якташларыбыз-замандашларыбызның шәхси әйберләрен дә күрсәтәчәкбез, – дип билгеләп үтә Тәтеш ягы тарихы музее директоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Наталья Понедельникова.
Нет комментариев