Олы Тархан хастаханәсенең хезмәт эшчәнлеге турында без аның баш табибы Альбина Фазлыевадан белдек
Билгеләп үтәргә кирәк, авылдагы 108 кеше Олы Тархан участок хастаханәсендә яңа коронавирус инфекциясеннән вакцина ясаткан, шул исәптән 20е – Олы Тархан хастаханәсе хезмәткәрләре. Беренче этапны – 41, икенче этапны 67 кеше узган.
– Альбина Маратовна, сез Олы Тархан участок хастаханәсенә бер елдан күбрәк җитәкчелек итәсез. Коллектив белән идарә итү кыен түгелме?
– Безнең коллектив 35 кешедән тора – һәркайсының үз холкы һәм эшкә карата үз мөнәсәбәте. Хастаханә амбулатор ярдәм күрсәтә, авыл кешеләре стационарда да дәваланалар, ул 13 урынга исәпләнгән, тагын 6 кешегә көндезге дәвалану мөмкинлеге бар. Безнең коллективта барысы да үз урынында. Стоматолог табибы Ринат Азат улы һәрчак уйлап эш итүчән һәм тыныч. Гомумтәҗрибә табиблары Дания Әнвәр кызы, Ләлә Зариф кызы, Галия Тәүфыйк кызы тырышып эшлиләр. Шәфкать туташлары бик тәҗрибәлеләр, араларында хәтта иске, агач хастаханәне хәтерләүчеләр дә бар. Аларның шул вакыттагы эш көннәре, тормышның кайнап торган чагы, операцияләр үткәрелүе, бала тудыру йорты булуы турындагы хатирәләрне сөйләвен бик кызыксынып тыңлыйм.
Безнең хастаханә 26 авылга хезмәт күрсәтә, шуның 19да ФАПлар эшли. Без медицина ярдәме күрсәтә торган халыкның исәбе – 4 меңнән күбрәк, күпчелеге – пенсия яшендәге кешеләр. Аларның күбесе ялгыз яши һәм район хастаханәсенә кадәр барырга мөмкинлекләре юк, һәм алар табиб ярдәмен вакытында алсын өчен безнең санитар машина бердәнбер чара булып тора. Машина бер һәм ул әле тагын төрле хезмәтләрне дә үти: анализлар илтә, стационардагы авырулар өчен тукланырга ризыклар, урын-җир әйберләре алып килә. Безгә тагын бер машина кирәк.
Шунысын билгеләп үтәсем килә, “Демография” илкүләм проекты ярдәмендә өлкән буын кешеләргә медицина хезмәте күрсәтү сыйфатлы яңа дәрәҗәгә күчә бара. Бүгенге көнгә Бакырчы, Килдеш, Кадыш, Башчы һәм Сөендек авылларындагы 65 яшьтән өлкән кешеләр тикшеренү узды. Аларны комплекслы тикшеренү өчен Тәтеш хастаханәсенә махсус машинада участок терапевты белән шәфкать туташы озата бара.
– Сезнең вазифагыз күбрәк административмы яки медицинамы?
– Хәзерге вакытта мин барыннан да бигрәк – хуҗалык эшләре белән шөгыльләнүче. Коллективның хезмәт шартларын һәм авыруларны дәвалауны яхшырту өчен хастаханәдә җайга саласы мәсьәләләр бар. Канализация һәм су белән тәэмин итү системаларын ремонтлыйбыз, шулай да капиталь ремонт кирәк. Хастаханә шартларында чирләрне турыдан-туры диагностикалау өчен медицина җиһазларын яңарту таләп ителә. Һәм, әлбәттә инде, медицина кадрлары кирәк.
– Хастаханәнең киләчәген сез ничек күз алдына китерәсез, планнарыгыз нинди?
– Мин үземнең хыялымда хастаханә базасында якындагы районнарны колачлау белән өлкән кешеләр өчен заманча тернәкләндерү үзәген күз алдына китерәм. Моның өчен бездә барлык шартлар: ике катлы бина, аерым урнашкан хуҗалык блогы, машиналар кую өчен зур тукталыш территориясе бар.
Мәдинә Ибәтуллина әңгәмәсе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев