Маринаның гаиләсендә өченче бала — кызлары Маргарита туды.
Әниләр көне алдыннан «Барс» спорт-сәламәтләндерү комплексында күп баласы ана Марина Махорскаяга «Бала — төп пассажир» акциясе кысаларында тантаналы рәвештә автолюлька һәм бүләкләр тапшырдылар («Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының Тәтеш районы буенча Дәүләт автоинспекциясе бүлегеннән).
Маринаның гаиләсендә өченче бала — кызлары Маргарита туды. Марина Витальевна чарага сабые һәм инде беренче сыйныфта укучы олы кызы белән килде.
- Бүген без Тәтеш районында яңа гражданка тууын теркәдек. Безнең районда тагын бер күп балалы гаилә барлыкка килде, - диде район башкарма комитетының ЗАГС бүлеге начальнигы Лариса Дианова һәм туу турында таныклык белән бүләк тапшырды.
Нет комментариев