Тәтеш аграрийлары терлек азыгы әзерләүгә керештеләр
Көн темасы

Тәтеш аграрийлары терлек азыгы әзерләүгә керештеләр

Район аграрийларына үләннәрне вакытында чабу, тырмалау, дымлылык булганда җыеп, тыгызлау бурычы куелды.

(Тәтеш, 27 май, "Тәтеш таннары"). Азык әзерләүчеләрнең 2 мең гектарга якын мәйданда күпьеллык үләннәрне җыеп аласы бар.

Район аграрийларына үләннәрне вакытында чабу, тырмалау, дымлылык булганда җыеп, тыгызлау бурычы куелды. Терлек азыгын әзерләү буенча һәркемнән бер­дәм һәм яхшы оештырылган эш таләп ителә, моңа  терлекләрне кышлатуның барышы, димәк, авыл хуҗалыгы предприятиеләренең икътисади иминлеге бәйле булачак.

фото: архив/Авангард
 


Нет комментариев