ТАССР оешуга 100 ел тулуга багышланган слетта 24 команда катнашты.
(Казан, 4 июнь, "Татар-информ"). 2 июньдә "Идел" яшьләр үзәге базасында ТАССР оешуга 100 ел тулуга багышланган "100 юл һәм сәфәр" туристлык слеты узды. Биредә Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы командасы беренче урын алды. Бу турыда Татарстан УРман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.
Чара РФ Дәүләт учреждениеләре һәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү хезмәткәрләре һөнәри берлегенең Татарстан республика оешмасы тарафыннан Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы белән берлектә оештырылды.
Турслетта 24 команда, шул исәптән ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы командасы, катнашты. Аның составында Айрат Әхмәров, Фәнил Әхмәдуллин, Наталья Тюкаева, Эдуард Иванов, Рамил Гыйльманшин, Илфир Гыйбадуллин һәм Алена Мартьянова бар иде.
Турслет барлыгы 120дән артык кешене җыйды. Анда катнашучылар җирлектә спортчы ориентирын алу күнекмәләрен күрсәтте һәм палаткалар җыю, катамаранда йөзү, элмә аша кичү, скалодром, "сазлык кичү" һ.б. этаплардан торган контроль-туристлык маршрутын узу буенча ярышларда катнашты, диелгән бу хәбәрдә.
https://tatar-inform.tatar/news/2019/06/04/187479/
Нет комментариев