Вакцина сәламәтлекне саклый
Көн темасы

Вакцина сәламәтлекне саклый

Табиблар фикеренчә, вакцина ясату бүгенге көндә яңа коронавирус инфекциясеннән саклануның бердәнбер ысулы булып тора.

–  Үзеңә, якыннарыңа һәм  үзеңнең тирә-юньдәгеләргә бары тик вакцина ярдәмендә генә коронавирус куркынычсызлыгын тәэмин итеп була. Вакцина сулыш алу системасы, йөрәк-кан тамырларының хроник чирләре, шикәр диабеты белән авырган кешеләр өчен аеруча да мөһим, – ди Тәтеш үзәк район хастаханәсе баш табибы ­Ринат ­Салаватуллин.
Билгеләп үтик, Ринат Рә­химҗан улы тәтешлеләрдән беренче булып вакцина ясатты. Аның әйтүенчә, вакцинадан соң бернинди дә хәлсезлек тоймаган.
– Тәтеш районында яшәү­челәрне вакцина ясатырга өн­дим һәм чакырам. Бездә вакцина җитәрлек санда бар. Вакцина ясар алдыннан табиб әңгәмә үткәрә, кешенең организмындагы кислород дәрәҗәсен, кан басымын үлчи. Вакцина Тә­теш районы хастаханәсендә, Олы Тархан участок хастаха­нәсендә, Олы Шәмәк ­табиб амбулаториясендә ­ясала. Вакцина ясар өчен пред­прия­тиеләргә баруны ­тормышка ашыру өчен шулай ук оешмалардан гаризалар кабул ителә. 2-54-77 телефоны буенча язылырга һәм мәгълүматны төгәл белергә мөмкин. Вакцина бушлай һәм үз теләгең белән ясала, – диде районның баш табибы.
Исегезгә төшерик, “Спутник V” вакцинасының бер ампуласы биш кешегә хисапланган, ә аны ачканнан соң саклану вакыты нибары ике сәгать кенә, районда яшәүчеләр шуңа күрә язылганнан соң вакцинага җаваплы карарга һәм билгеләнгән вакытка медицина учреждениесенә килергә тиешләр.
“Спутник V” – ике фазалы вакцина, прививканың беренчесен ясаткач, икенчесенә 21 көннән соң килергә кирәк. Коронавируска антитәнчекләр икенче прививкадан соң ике атна узгач барлыкка килә.


Яңа коронавирус инфек­циясеннән Тәтеш районында 4 майга 862 кеше ­прививка ясаткан.  


Нет комментариев