Ватанга хезмәт итәргә ант бирделәр
Көн темасы

Ватанга хезмәт итәргә ант бирделәр

Тәтешнең кадет мәктәп-интернатында кадетларга багышлау тантанасы булды.

Кадетлар хәрәкәтенә ел саен кадет мәктәп-интернатының яңа шәкертләре кушыла, алар ант биргән көнне ­Ватанга ышанычлы һәм тугрылыклы хезмәт итәргә сүз бирәләр.

Ата-аналар һәм пе­дагог­ларның дулкынланулары сизелеп торды, ә кадетлар үзләрен өлкәннәрчә җитди итеп тоттылар, ара-тирә әти­ләре һәм әниләре ягына да карап алдылар. Байрак күтәргән төркем марш көенә тигез адымнар белән мәйдан буйлап узды.
Утыз биш кадет бер-бер артлы погоннар алыр өчен чыктылар һәм Тәтешнең кадет мәктәп-интернаты байрагы алдына тезләнеп,  аңа кагылып алдылар. Алар “Кадетның тантаналы анты”н укыгач, кадет исемен югары һәм горур йөртергә, кадетлар хәрәкәтенең изге традицияләрен һәм данын арттырырга, Ватанга тугры һәм фидакяр хезмәт итәргә ант иттеләр.


Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов, ТРның ветераннар советы рәисе, “Яшь армия” Төбәк штабы начальнигы, генерал-майор Александр Бородин, район башкарма комитетының мәгариф бүлеге җитәкчесе Гөлнара Кирилина, уку йор­тының беренче директо­ры Геннадий Митрофанов һәм башка кунаклар ка­детларның тантаналы чара шатлыгын уртаклаштылар.
– Ант итү – ул бик зур җа­ваплылык. Безнең кадет мәктәп-интернаты – Татарстанда гына түгел, шулай ук Россиядә дә иң яхшылардан берсе, анда укуы – абруйлы, – диде Рәмис ­Хатыйп улы.  
– Без бик четерекле вакытта яшибез. Тыныч­лыкны сакларга һәм Ва­танның патриоты булырга кирәк, ә ул безнең бер – ­Россия, – дип бил­геләп үтте Александр Бородин ант кабул итүче кадетларга мөрә­җәгать итеп.
Чара барышында өлкән сыйныфтагы тугыз укучыга “өлкән кадет”, “вице-кече сержант”, “Вице-сержант”, “Вице-өлкән сержант” дигән махсус кадет исемнәре бирелде.
ТР буенча “Десантчылар берлеге” төбәкара иҗ­тимагый оешмасының тө­бәк бүлекчәсе рәисе Юрий Суворов ата-аналар исеменнән чыгыш ясады.
Бишенче сыйныфта уку­­­чы Адель Хәйретдинов “Кадетларның танта­налы анты”н яттан өй­рәнгән. Әлеге тантаналы көндә аны котларга әнисе, әбисе һәм бабасы килгән, ул алар белән берлектә шушы вакыйгага әзерләнгән  – сафта атлап йөрү белән шөгыльләнгән. 


– Мине хис-тойгылар биләп алды, ләкин төп кичерешләр, бу улым өчен горурлану хисләре булды, чөнки ул кадет мәктәбендә уку теләген үзе сайлады. Танк гаскәрләрендә 22 ел хезмәт иткән, элек хәрби кеше булган бабасы аның өчен һәрчак үрнәк булды, абыйсы да – офицер, – диде кадетның әнисе Наталья. 
Бәйрәм чарасы кадет­лар­ның тантаналы маршы белән тәмамланды.  
 


Нет комментариев