Табигать аңа илһам бүләк итә
Кешеләр

Табигать аңа илһам бүләк итә

Шәһәрле Эльмира Җәббарованы тәтешлеләрнең күбесе белә – ул күп еллар  дәвамында безнең районның өстәмә белем бирү үзәгендә эшли, ә тагын ул җырларга һәм шигырьләр язарга ярата.

(Тәтеш, 1 июль, "Тәтеш таннары", Галина Таҗетдинова).
– Мин гаҗәеп матур Грозный шәһәрендә тудым, – дип сөйли Эльмира Наил кызы. – Безнең бик зур һәм тату гаилә, күп туганнарыбыз, гаҗәеп күршеләребез бар иде... Әмма бер мизгелдә якты һәм бәхетле балачакны “сугыш” дигән куркыныч сүз өзде. Әти белән әни инде бернәрсәне дә торгызып булмаячагын белгәч, безне, абый белән мине, коткарып калырга дигән карар кабул иттеләр һәм без барысын да ташлап билгесезлеккә чыгып китек: барыр адресыбыз,  көтеп торган кешеләребез дә юк иде. Без бары тик ату һәм шартлау тавышы ишетелмәгән, урамнар буйлап тынычлап йөреп була торган җиргә чыгып киттек.
Очраклы гына, хәер, очраклар булмаса да, без Тәтешкә килеп эләктек. Кечкенә, тыныч, әкияти кышкы шәһәрчеккә, моңа кадәр безнең шундый зур кар көртләрен күргәнебез юк иде. Тормышны яңадан, яңа урында, таныш булмаган кешеләр арасында башлап җибәрү җиңел булмады, әмма, бәхеткә, Тәтеш тә, аның халкы да – барысы да безгә туганыбызга әйләнде. Биредә мин мәктәпне тәмамладым, анда миңа яхшы укытучылар очрады, аннары педагогия училищесына укырга кердем, анда янымда янә гаҗәеп талантлы, үз һөнәренә гашыйк педагоглар булды. Мөгаен, бу минем киләчәгемне билгеләгәндер дә: мин балалар белән эшли башладым, 2000 елда өстәмә белем бирү үзәгендә вокал укыта торган “Лунный кораблик” берләшмәсе барлыкка килде. Педагог булып эшләгәндә, мин һәр тапкыр балалар белән бергә дөньяны яңадан ачам, аларның уңышларына сөенәм, алар белән авырлык­ларны җиңеп чыгам, өйрәтәм һәм өйрәнәм. Көн саен мин аларга үз мәхәббәтемне бүләк итәм, ә алар җавап итеп миңа тагын да күбрәк бүләк итәләр, талант ачу һәм аларның күзләрендә уңыш шатлыгы кабызу – бу бик зур шатлык! 

Җырлаудан тыш, минем тормышымда шигърият тә бар әле. Шигырьләрне яшүсмер чагымнан ук яза башладым, табигать, мәхәббәт, күңелне борчыган нәрсәләр турында яздым... Минем инде берничә авторлык җыентыгым бар, тагын берсен чыгарырга җыенам. Минем өчен шигырьләр тормышымның аерылгысыз бер өлешенә әйләнде: мин тирә-юньдәге матурлыкны шигъри юлларга салырга теләдем.

Туган ягыбызның табигате, чәчәк ата торган басулары, күкнең биеклеге, кышның тылсымлы күренешләре, алтын көз – миңа илһам бүләк итә... Акрын гына ага торган киң Идел күңелне җәлеп итә... Ә тагын бер илһам чыганагым – ул минем гаиләм, минем мәхәббәтем һәм таянычым, һәм, әлбәттә инде, минем әйләнә-тирәдәгеләр: дусларым, хезмәттәшләрем, һәм тормышымда очраган күп кенә кешеләр. Монда минем зур бәхетем һәм уңышым, чөнки янәшәмдә – үзенчәлекле кешеләр, моның өчен мин язмышыма рәхмәтле.


Нет комментариев