Акча алыр өчен курьер килгән
ФСБ һәм банк “хезмәткәрләре”ннән шалтыратулар, игъланнар сайтында әйберләр сатып алулар һәм акчаны кире кайтаруны вәгъдә итүләр...
Күпсанлы кисәтүләргә карамастан, Тәтеш районында яшәүчеләр алдакчылар хәйләсенә эләгүне һәм кайчакта аларга соңгы акчаларын бирүне дәвам итәләр.
Көз башы полиция хезмәткәрләре өчен борчулы булган: бер ай эчендә алар тарафыннан дүрт гариза теркәлгән, шулардан күренгәнчә, әлеге вакыт аралыгында гына да безнең район кешеләре җинаятьчеләрне ике миллион сумга диярлек баеткан.
Сентябрь башында Россия Эчке эшләр министрлыгының Тәтеш районы бүлегенә 1939 елгы шәһәрле үзен ялгыш юлга этәргән, аңа таныш булмаган затларны җинаять җаваплылыгына тарту турындагы гариза белән мөрәҗәгать иткән. Телефоннан алар аңа янәсе дә элек сатып алынган дарулар өчен акчалата түләүләр каралуын, ләкин аны алу өчен комиссия хисабына акча күчерү кирәклеген хәбәр иткәннәр. Хатын-кыз алдакчыларның дәлилләренә ышанып, билгесез кешеләр күрсәткән счетка почта бүлеге аша 241 000 сум күләмендә акча күчергән.
1964 елгы икенче бер шәһәрленең өй телефонына билгесез ир-ат шалтыраткан, ул үзен Таттелеком хезмәткәре дип таныштырган.
– Ул, янәсе дә элемтә хезмәтләренә килешүне озайту өчен, хатын-кыздан паспорт мәгълүматларын һәм СНИЛС номерын әйтүен сораган, зыян күрүче шулай эшләгән дә. Икенче көнне аңа тагын билгесез кешеләр шалтыратып, үзләрен ФСБ хезмәткәрләре дип таныштырганнар. Алар хатын-кызны Украина Кораллы көчләренә иганәчелек итүдә гаепли башлаганнар, шуннан соң барлык акчаларын, УКК ихтыяҗына күчерелмәсен өчен, куркынычсыз счетка күчерергә әйткәннәр. Психологик басым нәтиҗәсендә хатын-кыз җыйган 113 000 сум акчасын алдакчылар счетына күчергән, – дип хәбәр итә полиция хезмәткәрләре.
Октябрьнең беренче көнендә 1982 елгы ир-ат аларга билгесез затны җинаять җаваплылыгына тарту турындагы гариза белән мөрәҗәгать иткән. Ул хәбәр иткәнчә, 2025 елның 23 сентябрендә белдерүләр сайтында ул дисклы автотәгәрмәчләр “сатучыга” 30 мең сум күләмендә акча күчергән, ләкин хәзерге вакытта да товар алынмаган.
Узган атнада полиция хезмәткәрләренә тагын бер җинаять турында билгеле булган, анысында миллион ярым сум акча турында сүз бара: алар тарафыннан Тәтештә яшәүче 1954 елгы хатын-кызның гаризасы теркәлгән.
– Зыян күрүче әйтүенчә, билгесез затлар 2025 елның 29 сентябреннән 3 октябренә кадәр аны ялгыш юлга этәргәннәр һәм алдакчылык белән аның акчасын үзләренә үзләштергәннәр. Шулай итеп, 2025 елның 29 сентябрендә шәһәрленең кәрәзле телефонына билгесез ир-ат шалтыраткан, үзен кәрәзле элемтә операторы хезмәткәре дип таныштырган һәм аңа янәсе элемтә хезмәтләренә килешүне озайту өчен телефонга килгән кодны әйтеп бирүне үтенгән, зыян күрүче шулай эшләгән дә. Моның нәтиҗәсендә җинаятьчеләр дәүләт хезмәтләре сайтындагы аның шәхси кабинетына керү мөмкинлеген алган. Икенче көнне хатын-кызга кабат билгесез кешеләр шалтыратканнар, алар үзләрен Россия Үзәк банкы хезмәткәрләре дип таныштырганнар һәм алдакчылык гамәле белән аның банк счетыннан 780 000 сум акчасын алганнар, дип хәбәр иткәннәр. Калган акчаларын саклап калу өчен аны акчалата алырга һәм Үзәк банк “хезмәткәренә” (курьерга) тапшырырга кирәк дигәннәр. Мөрәҗәгать итүче алдакчыларның барлык күрсәтмәләрен тыңлаган һәм үтәгән, курьер кулына 1 500 000 сум тапшырган, – дип хәбәр итә полиция хезмәткәрләре.
Хөрмәтле Тәтеш районы халкы!
Банк һәм ФСБ хезмәткәрләре беркайчан да сездән банкоматка барып акча алуыгызны яки инде карта номерын, аның гамәлдә булу вакытын,
арткы ягындагы яшерен кодны хәбәр итүегезне сорамыйлар!
Алдакчылар ятьмәсенә килеп капмас өчен гади кагыйдәләрне чираттагы тапкыр искә төшерәбез:
таныш булмаган кешеләргә бернинди очракта да банк картасы мәгълүматларын, шулай ук аның арткы ягындагы яшерен кодны хәбәр итмәгез;
пин-кодны картадан аерым саклагыз, һич кенә дә аны банк картасының үзенә язмагыз һәм өченче затларга хәбәр итмәгез;
шикле кешеләр белән телефоннан сөйләшмәү хәерле, аралашуны туктатудан курыкмагыз, бары тик трубканы гына куегыз;
банктан килгән СМС-хәбәрләрне игътибар белән укыгыз;
парольләрне һәм сезгә смс-хәбәрләрдә килә торган яшерен кодларны беркайчан да беркемгә дә хәбәр итмәгез, исегездә тотыгыз, аларны бары тик алдакчылар гына сорый;
интернет-кибетләрдән бәясе ачыктан-ачык киметеп күрсәтелгән товарларны сатып алмагыз, чөнки бу алдакчылар булуы ихтимал;
социаль челтәрдә танышыгыз акча сораса, беркайчан да күчермәгез, бәлки, алдакчылар аның аккаунтын җимергәннәрдер: башта бу кеше белән элемтәгә керегез һәм ул сездән чынлап та акча сорыймы икәнлеген белешегез;
Интернет челтәрләрендә билгесез сайтларга сылтамалар буенча кермәгез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев