Бар мөлкәт бер минутта көлгә әйләнәчәк
Торак секторда янгыннар белән бәйле хәл киеренке булып кала бирә.
Дәүләт янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре хәбәр итүенчә, 2025 елда Тәтеш районында 18 янгын чыккан, шуның нәтиҗәсендә бер кешенең гомере өзелгән һәм бер кеше зыян күргән. Иң күп янгын – тугыз – шәһәрдә булган.
Электр җайланмаларын көйләү кагыйдәләрен бозу нәтиҗәсендә – 6 янгын; ут белән саксыз эш итү аркасында – 8 янгын; төзексезлек һәм мич җайланмаларын файдалану кагыйдәләрен бозу аркасында 4 янгын чыккан.
Янгыннар нәтиҗәсендә 10 корылма көлгә әйләнгән, шуларның 4се торак йорт.
Янгыннан 7 корылма зыян күргән, шуларның 4се торак йорт.
– Гади генә таләпләргә карата җавапсыз, битараф карау янгыннар чыгуга еш сәбәпче була. Үзеңә торак төзүгә, йортка мал-мөлкәт сатып алуга күп еллар китә, ә санаулы минутлар эчендә көл өеме генә калырга мөмкин. Хөрмәтле райондашлар һәм кунаклар, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозмагыз, аларның таләпләрен үтәгез, – дип мөрәҗәгать итә гражданнарга дәүләт янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре.
фотоны дәүләт күзетчелеге тәкъдим итте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев