Фантазиягезне күрсәтегез
Тәтеш районында 2025 елның 15 – 2 5 декабрендә Яңа ел конкурслары үткәрелә.
Тәтеш районы оешмалары, учреждениеләре һәм предприятиеләре “Кышкы фантазия – 2025” конкурсында катнашырга чакырыла.
Конкурста катнашу өчен 2025 елның 15 декабренә кадәр А4 зурлыгындагы кәгазьгә эскиз төшерелгән язма гариза тапшырырга кирәк, адресы: Тәтеш шәһәре, Малкин урамы, 39нчы йорт, 107нче кабинет, телефоннар: 2-62-46, 2-62-48.
“Тәтеш районында яшәүчеләр арасында торак йортны иң яхшы Яңа ел бизәлеше” конкурсында шәхси сектор һәм күп фатирлы йортларда яшәүчеләр катнаша.
Шулай ук Тәтеш районы предприятиеләре, учреждениеләре, оешмаларының административ биналарын һәм янәшәдәге территорияләрне иң яхшы Яңа ел бизәлешенә конкурс игълан ителде.
Гаризаны район яисә авыл җирлеге башкарма комитетына тапшыру зарур.
Конкурсларга нәтиҗә 25 – 31 декабрьдә ясалачак, җиңүчеләргә акчалата бүләкләр тапшырылачак.
16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев