Яңа уку елына әзер
Район башкарма комитетының мәгариф бүлеге җитәкчесе Гөлнара Кирилина балалар бакчаларын һәм мәктәпләрне уку елына әзерләү турында сөйләде.
– Гөлнара Фәритовна, җәйге айларда мәгариф учреждениеләрендә нинди эшләр алып барылды?
– Мәктәпләрне, балалар бакчаларын, өстәмә белем бирү учреждениеләрен комплекслы әзерләү оештырылды, ул террорчылыкка һәм янгын куркынычсызлыгына каршы чараларны, санитария нормаларын һәм кагыйдәләрен үтәү таләпләрен башкаруны, ремонт эшләре үткәрүне, җылыту сезонына әзерлекне, кирәкле җиһазлар һәм уку әсбаплары сатып алуны күз уңында тота.
Тәтеш районында 39 белем бирү оешмасы бар: 13 урта мәктәп, 3 төп, 8 башлангыч, 12 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе, балаларга өстәмә белем бирү учреждениесе, мәктәпара уку комбинаты, “Акчарлак” балалар сәламәтләндерү лагере.
Барлык гомуми белем бирү һәм мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында да косметик ремонт ясалды. Учреждениеләрне агымдагы ремонтлауга җирле бюджеттан 1 290 370, 86 сум бүлеп бирелде.
“Заманча мәктәп” федераль проектының “Мәгариф” илкүләм проекты кысаларында Урюм урта мәктәбендә “Үсеш ноктасы” гуманитар һәм цифрлы профильле мәгариф үзәге төзелде.
Бидәңге төп мәктәбендә азык-төлек блогына, Урюм һәм Бидәңге мәктәпләрендә җылылык трассасына капиталь ремонт ясалды. Барлык мәгариф учреждениеләрендә санитар-эпидемиологик чаралар уздырылды.
– Мәгариф учреждениеләре кадрлар белән тәэмин ителгәнме?
– Тәтеш районының мәгариф учреждениеләрендә барлыгы 725 кеше эшли, шуларның 368е – педагогика хезмәткәрләре. Аларның уртача яше – 45 яшь. Мәгариф системасының педагогика хезмәткәрләре белән тәэмин ителеше 98 процентны тәшкил итә. “Инглиз теле”, “математика”, “рус теле”, “мәктәпкәчә төркем тәрбиячесе” белгечлекләре буенча педагогика кадрларына кытлык бар.
– Укытуның имин шартлары белән тәэмин итү буенча эшләр ничегрәк тора?
– Имин белем бирү барышын оештыру – белем бирү оешмаларының өстенлекле юнәлешләренең берсе. Районның барлык мәктәпләрендә һәм балалар бакчаларында янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан янгын турындагы мәгълүматларны яктырту, эшкәртү һәм тапшыру системалары урнаштырылды. Мәгариф оешмалары тарафыннан янгын гидрантларын сынау, эвакуация юлларын һәм эвакуацион чыгу юлларын җиһазлау эшләре алып барыла.
Тәтеш районының барлык мәктәпләрендә һәм балалар бакчаларында тревога сигнализациясе төймәсе урнаштырылды. Видеокүзәтү системасы белән 11 мәктәпкәчә белем бирү оешмасы, 24 гомуми белем бирү учреждениесе, өстәмә белем бирү учреждениесе җиһазландырылды. Килдеш урта мәктәбенә һәм шәһәрнең “Сабый” балалар бакчасына видеосурәтле домофон урнаштыру өчен 79 500 сум акча бүлеп бирелде.
Районның 36 мәгариф объектында зур радиуслы тревога сигнализациясе брелоклары урнаштырылды, алар бинада һәм саклана торган объектның янәшәдәге территорияләрендә кабынып эшләүне тәэмин итәләр. 20 белем бирү учреждениесе сөйләмле хәбәриткеч системасы белән җиһазландырылды. Барлык мәгариф учреждениеләренең дә әйләнә-тирәли тотып алынган коймалары бар.
Ике гомуми белем бирү оешмасында шәхси сак предприятиесе тарафыннан физик саклау тәэмин ителә, районның 16 учреждениесендә төнге һәм көндезге каравылчылар эшли.
– Мәктәп автобусларында нинди куркынычсызлык чаралары каралган?
– Укучыларны өзеклекләрсез база мәктәпләренә илтеп җиткерү максатыннан мәктәп автобуслары маршрутлары тикшерелде. Тикшерү актлары “Татавтодор”га һәм җирле үзидарә башлыкларына җибәрелде. ТР Мәгариф министрлыгында мәктәп автобусларының паспортларын яклау һәм кабул итү оештырылды. Агымдагы елның 15 августында 2025 – 2026 уку елына әзерлек буенча мәктәп автобусларына тикшерү булды. Барлыгы 16 маршрут оештырылды, 12 база мәктәбенә 32 авылдан сертификатлы 16 автобус белән 460тан күбрәк укучыны алып килү планлаштырыла. Автобуслар видеокамералар, спутник навигациясе системасы, тахографлар, яктыртучан маяклар белән җиһазландырылды.
– Әңгәмәгез өчен рәхмәт.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев