Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Көн темасы

Керем алырга өметләнгәннәр

Февральдә Тәтеш районы халкы алдакчыларга ике миллион ярым сумнан артык акча биргән

Газетабыз битләрендә алдакчылык очраклары турында без даими рәвештә хәбәр итеп торабыз, тәтешлеләргә уяу булырга киңәш итәбез, шуңа да карамастан, аферистлар ятьмәсенә эләгүчеләр кимеми.

Февраль ахырында Тә­теш районында яшәүче берь­юлы ике кеше, керем алырга өметлә­неп, тупланган акчаларын югалтып кына калмыйча, кредитка алынган акчаларын да алдакчыларга биргәннәр.

Россия Эчке эшләр ми­нистр­лыгының Тәтеш районы бүлеге хезмәткәрләре хәбәр итүенчә,  аларга Олы Тормы авылында яшәүче 1957 елда туган хатын-кыз гариза белән мөрәҗәгать иткән. 

– Пенсионер хәбәр иткәнчә, билгесез зат 2024 елның октяб­реннән 2025 елның гыйнварына кадәр Интернетта аралашу барышында, инвес­тицияләү сылтавы белән алдалап, хатын-кызның тупланма счетыннан 400 мең сум акчасын урлаган, шулай ук банк кушымтасына керү мөмкинлеге алып,  аның исеменә 125 мең сум кредит рәсмиләштергән. Җинаять эше кузгатылды, – дип хәбәр итә полиция хезмәткәрләре.

Алдакчылар кармагына бары тик өлкән яшьтәге кешеләр генә эләгеп калмый.  Кайберәүләр, хәтта аңлы рәвештә фикерләүче гражданнар да, тиз арада акча эшләү өмете бе­лән “Буш­лай сыр тозакта гына була” дигән әйтемне ­оныталар.

Февральнең соңгы кө­нендә полиция хезмәт­кәр­­ләре тагын бер гаризаны теркәгән. 2002 елгы Тәтеш кешесе билгесез затларның аны ялгыш юлга этәрүен хәбәр итә. Алдагы очрактагы кебек үк, яшь кеше акчасын отышлы инвестицияләргә өметләнгән һәм фев­раль­нең 11нән 27сенә кадәр Интернет челтәрендә алдак­чылар белән актив рәвештә язышкан. Мөрә­җәгать итүченең шәхси акчасы аферистларга кү­черелгәч (шул исәптән банкта кредитка алынган акчалары да), ул үзенең ике танышына ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән. Алар үзләренә кредитлар рәс­миләштергәннәр, ә акчаны яшь кешегә тапшырганнар, ул, үз чиратында, аларны алдакчыларга күчергән. Ул керем алмаган, әлбәттә, шул рәвешле, гомумән алганда ике миллион сумга якын акчасын югалткан. Җинаять эше кузгатылган.

Исегезгә төшерәбез!
Алдакчылык катлаулы рәвештә ачыла торган җи­наять булып тора. Бу аларның үзенчәлекләренә, эшләү һәм яшереп кылган алымнарына, шулай ук яңа мәгълүмати технологияләр куллануга бәйле.
Алдакчылар еш кына ерак­тан торып эш итә. Җи­на­ятьчеләр үз шә­хес­ләрен идентифи­кация­ләмичә законга каршы гамәлләр кыла, һәм хәтта шәхесе ачыкланса да, кырыкалдарны табу катлаулы була.



 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев