Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Көн темасы

Контракт төзүчеләрнең бурычлары бетерелә

Махсус хәрби операциядә катнашучыларның – 2024 елның 1 декабреннән РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзүчеләрнең бурычлары бетерелә.

Суд приставларының Тәтеш районы бүлеге өлкән суд приставы – бүлек начальнигы Андрей Наумов нинди документлар тапшырырга, ничек һәм кая гариза бирергә кирәклеге турындагы ­сорауларга җавап бирә.

– Андрей Владимирович, яңа законның төп асылы турында сөйләгез әле. Сүз нинди бурычлар турында бара? Нинди дә булса искәрмәләр яки чикләүләр бармы?

– 2024 елның 1 декабренә кадәр бурычларны түләтү турында суд акты үз көченә кергән яки инде башкарма производство кузгатылып вакыты чыккан кредитлар буенча әҗәтлеләр бурычларны бетерүгә эләгәчәк.

Махсус хәрби операциядә катнашу өчен 2024 елның 1 декабреннән дә алдарак контракт имзалаучыларга һәм аларның тормыш иптәшләренә гомуми суммасы 10 миллион сумнан артмаган кредит бурычларын бетерәчәкләр. Бу контракт төзелгән көннән башкарыла, аның минималь срогы бер елны тәшкил итә һәм ул 2024 елның 1 де­­кабренә кадәр: әлеге йөкләмәләр буенча бурычны түләтү турында суд акты үз көченә кергән, кредит оешмасы башкарма документ биргән яки шундыйрак финанс компания­се гаризасы буенча башкарма производство ачылган ­очракта ­булачак.

Закон алимент буенча бурычларны каплауга, шулай ук сүз кеше гомеренә яки сәламәтлегенә, туендыручының вафат булуын да кертеп, зыянны каплау турында барганда һәм коррупцион хокук бозулар кылу нәтиҗәсендә барлыкка килгән мөлкәт рәвешендәге таләпләргә кагылмый.

– Махсус хәрби операциядә кат­нашу­чыларның һәм аларның ир­ләренең бурычларын түләү хокукыннан файдаланырга теләүчеләр өчен башкарылырга тиешле га­мәлләр­нең тәртибе нинди? Нинди документ­лар тапшырырга кирәк?

– Бурычлы кешегә Россия федераль суд приставлары хезмәтенең башкарма производство алып барыла торган структур бүлегенә, Россия федераль суд приставлары хезмәтенең территориаль органы идарәсе аппаратына, моны дистанцион ысул белән, яисә Россия Федераль суд приставлары хезмәтенең мәҗбүри башкару органы дежур хезмәткәренә дә мөрәҗәгать итеп эшләргә була.

Хәрби хезмәт узу турында контракт төзегән зат яисә аның хатыны (ире) суд приставлары бүлегенә мөрәҗәгать иткәндә һәм туктатылырга тиешле башкарма производстволар булганда, махсус хәрби операциядә катнашучы түбәндәге документларны: башкарма эшне туктату турында гариза, 1 ел һәм аннан күбрәк вакыт хәрби хезмәт узу турында контракт күчермәсен яисә күрсәтелгән контракт­ны төзү турында РФ Оборона министрлыгының тиешле органыннан белешмә, шулай ук пас­порт күчермәсен тапшыра.
Хәрби хезмәт узу турында конт­ракт төзегән затның хатынына (иренә) карата башкарма эшне туктату турында карар кабул итү өчен, өйләнешү турында өстәмә рәвештә документ алырга кирәк.

– Татарстанда бу канунга мөм­кин булган ничә башкарма производство керә? Бурычларны уңышлы рәвештә бетерү буенча инде мисал итеп алырлык очраклар бармы.

– Мәҗбүри үтәлештә 7,5 миллиард сумнан артык суммага 20 меңгә якын  башкарма производство тора, алар 3 721 бурычлыга карата кузгатылган, бу канун гамәлләренә кагылышлы шартларга шартлы рәвештә туры килә. 2024 елның 1 декабреннән баш идарәнең вазифаи затлары тарафыннан 23 башкарма производствоны, 1,8 миллион сумнан артык күләмдәге бердәм сумманы туктату турында карар кабул ителде, бу 10 бурычлыны кредит түләүләре буенча бурычларын түләүдән азат итү мөмкинлеген бирде.

– Бурычларны бетерү турындагы гаризаларны карау өчен законда нинди сроклар билгеләнгән? Гариза биргәннән соң ничегрәк була?  

– Хәрби хезмәт узу турында контракт төзегән затның яисә аның хатынының (иренең) башкарма эшне туктату турындагы гаризалары, әгәр нигезләмә итеп бирелгән документларның күләме суд приставы-башкаручы тарафыннан мондый карар кабул итү өчен җитәрлек булса, тәүлек дәвамында кабул ителә һәм карала. Әгәр аларның күләме җитәрлек булмаса, суд приставы-башкаручы аларны вәкаләтле органнардан таләп итә.

– Махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләре өчен тагын нинди ярдәм чаралары каралган?  

– Башкару җыемын түләүдән азат итү өчен нигезләр киңәйтелде. Әгәр гражданин-бурычлы:
РФ Кораллы Көчләре, башка гаскәрләр, хәрби формиро­ваниеләр һәм органнар сос­тавында хәрби хәрәкәтләрдә, тер­рорчылыкка каршы операция үткәрүдә катнашса;
РФ Хәрби Көчләренә мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырылса;
махсус хәрби операциядә катнашса;
махсус хәрби операция зонасына якын урыннарда РФ иминлеген тәэмин итү буенча бурычларны турыдан-туры үтәүче федераль иминлек хезмәте органнарының хәрби хезмәткәре булып торса;
илкүләм гвардия гаскәр­лә­ренең хәрби хезмәткәре яки полицейский, махсус хәрби операция зонасына якын урыннарда федераль иминлек хезмәте органнарына ярдәм итүче эчке эшләр бүлеге хезмәткәре булып торса, аңа карата башкарма производство кузгатылган булса, аны түләттермәячәкләр.
Элек чыгарылган һәм үтәлмәгән карарлар суд приставы-башкаручы тарафыннан кире кагыла.

– Татарстанда хәзер күпме башкарма производство туктатылу стадиясендә яки түләтүдән яклау­га эләгә? 

– Башкарма производство бу­рычлының махсус хәрби операция уздыру зонасында РФ Кораллы Көчләре составында хәрби хәрәкәтләрдә катнашу вакытына, шулай ук контракт буенча хәрби хезмәт узу турындагы контрактның гамәлдә булу вакыты тәмамланганнан соң 180 көнгә туктатыла. Күрсәтелгән вакытларда мәҗбүри башкару чаралары ­кулланылмый.
Махсус хәрби операция уздырыла башлаганнан бирле махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары булган 14 645 бурычлыга карата кузгатылган 43 995 башкарма производство туктатылды.
Бурычларны бетерү өчен гаризаны ничек тапшырырга

Контракт төзегән вакытта башкарма производстволарны туктату турындагы кебек, шулай ук бетерү турында да гариза калдырырга мөмкин. Алынган гаризалар икенче көннән дә соңга калмыйча эшкәртеләчәк һәм башкару производствосы буенча тиешле чаралар күрү өчен вазифаи затка җибәреләчәк.

Тиешле гаризаны, кирәкле документларның фото-күчермәләрен куеп, бердәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аркылы җибәрергә мөмкин.

Махсус хәрби операциядә катнашучының мәнфәгатьләрендә якын туганнары суд прис­тавлары хезмәтенең якындагы бүлегенә гариза язып, кирәкле документларны куеп, махсус ышанычнамә күрсәтмичә дә мөрәҗәгать итә алалар.

Эш сәгатьләрендә шалтырату өчен телефоннан хезмәт күрсәтү төркемнәренең телефон номерлары гамәлдә. Баш идарәнең дежур часте телефоны номерына шалтыратып мәгълүмат алырга, шулай ук булган сорауларны тиз арада хәл итәргә мөмкин. Әгәр шалтырату эштән тыш вакытта килеп ирешсә, мөрәҗәгать теркәләчәк, ул карау өчен икенче көннән дә соңга калмыйча ­тапшырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев