Олы Шәмәктә район чуваш җыр һәм бию фестивале булып узды
Биредә Тәтеш районының чуваш авылларыннан иҗат коллективлары һәм солистлар катнашты.
31 май Олы Шәмәк авылы мәдәният йортында «Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районы чувашларның милли-мәдәни автономиясе» МОО катнашында чуваш мәдәниятенең күркәм бәйрәме, «Теччĕ шевлисем» («Тәтеш балкышлары») район чуваш җыр һәм бию фестивале булып узды.
Биредә Тәтеш районының чуваш авылларыннан иҗат коллективлары һәм солистлар катнашты. Чара авыл мәдәният йорты мәйданында башланды, анда бәйрәмгә килгән катнашучылар, зур чуваш гаиләсенә мәхәббәтне һәм аларның гореф-гадәтләренә тугрылыкны символлаштырып, әйлән-бәйлән уйнадылар («вайă карти»). Бәйрәм сәхнәдә зур фестиваль программасы белән дәвам итте.
Җиңүчеләргә һәм фестивальдә катнашучыларга дипломнар белән сертификатлар тапшырылды.
видео: Елена Калашникова
ФОТОРЕПОРТАЖ: Район чуваш җыр һәм бию фестивале булып узды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев