Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Көн темасы

Район башлыгы Тәтеш районында яшәүчеләрне бәйрәм белән котлый

8 июль – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне.

Район башлыгы Рәмис Сафиуллов Тәтеш районында яшәүчеләрне бәйрәм белән котлый:

– Гаилә – җәмгыятьнең нигезе, аның иң кыйммәтле һәм әһәмиятле бәйләнеше, һәркем өчен сыену урыны, сүнми торган җан җылысы чыганагы. Уртак мәхәббәт һәм гаиләдә бер-береңә тугрылык – ул берни белән дә чагыштырып булмый торган бәхет кенә түгел, ә зур җаваплылык та. Катлаулы вакытларда, беркайчан да булмаганча, якын кешеләрнең ярдәме таләп ителә. Барлык авырлыкларны бары тик бергәләп кенә җиңел итеп кичереп була. Нигезендә мәхәббәт һәм тугрылык булган гаиләләрегез сезне һәрвакытта авырлыклардан һәм кыенлыклардан ышыклап торсын. Барыгызны да чын күңелдән бәйрәм белән котлыйм, иң якты һәм иң җылы хисләрегезнең – мәхәббәтегезнең гомер буе янәшәгездән баруын телим!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев