Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Көн темасы

Район газетасыннан бүләкләр алдылар

“Авангард” газетасы редакциясендә призлар уйнатылды.

Анда “Авангард” һәм “Тәтеш таңнары”на 2026 елның беренче яртыеллыгына язылучылар һәм безгә квитанция күчермәләрен җибәрүчеләр яисә китереп бирүчеләр катнашты. Без барлыгы 461 гариза алдык.

Җиңүчеләрне ачыклау бу юлы шәһәрле Нина Лобановага насыйп итте. Сүз уңаеннан, район газетасын ул инде берничә дистә елдан бирле алдыра икән. Нина Михайловна әйтүенчә, борынгы торак пунктлар, юкка чыккан авыллар, үткәндәге тормыш-көнкүреш турындагы мәкаләләр аның өчен иң җәлеп итүчәнлекле булып тора.

Ул лототроннан  уенда катнашучыларның фами­лияләре язылган өч шар алды, алар аш-су бүлмәсе өчен көнкүреш техникасына ия булдылар. 
Аэрогриль Богдашкинода яшәүче Ирина Волковага чыкты.

– Үземне белгәннән бирле газета әти-әни йортында һәрчак булды, алар поч­тальонны, “Авангард”ны көтеп алдылар. Мин үзем укып чыккан мәктәптә 1988 елда башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшли башлагач, газетага инде үзем язылдым. Һәм менә 38 ел инде аңардан аерылмыйм. Укучыларымның үзләренең дә газетага кечкенә генә хәбәрләр җибәргән чаклары булды, хәтта минем хакта да яздылар. Минем өчен газетада барысы да кызыклы, кыс­касы, берсен дә төшереп калдырмыйча укыйм. Район яңалыкларын, шулай ук авыл хуҗалыгында нинди казанышлар булуын һәркем белергә тиеш дип уйлыйм. Элеккеге педагог буларак, районның мәгариф тармагындагы вакыйгалар, укытучылар һәм укучыларның казанышлары, аларның укудагы, иҗаттагы, спорттагы җиңүләре турындагы язмалар ошый. Авылларның ничек үсүе, яңа социаль объектлар барлыкка килүе хакында укыганда шатланам, былтыр Богдашкинода яңа ФАП ачылды, бу чын бәйрәм булды. Газетада юллар төзү күренешен яктырткан фотоларны, җирлек тер­риторияләренең төзек­леген күрергә була, мине боларның барысы да бик сөендерә, – дип уртаклашты Ирина Волкова.

Авыл кешесенең приз­лар уйнатуда җиңүче булачагын ул һич тә көтмәгән һәм, бу хакта әйткәч, моны шаярту дип уйлаган. Ә ышангач, бик шатланган. Ул өендә кухня техникасы күп булуын, ә менә аэрогриле булмавын, һәм хәзер аның урынлы булачагын, хәбәр итте.
Шәһәрле Резидә Якупова электр иттарткычына ия булды.

Суперприз – микродулкынлы мичне – безнең даи­ми язылучыларыбыз – Бессоноводан Надежда һәм Анатолий Неткасовлар отты. Алар да шулай ук редакциядән бүләк алырга өметләнмәгән булганнар, элегрәк откан үсентеләр аларга Яңа ел уенында катнашырга мөмкинлек бирмәячәк, дип уйлаганнар, гәрчә без һәрчак язылучыларыбызның игътибарын аларның бу хокукны югалтмавына юнәлтәбез.

– Без газетаны гаиләдә 45 елдан бирле алдырабыз, һәм әти-әни дә һәрвакытта язылдылар, барысын да – беренче биттән алып соңгысына кадәр укыйбыз. Кешеләр, бигрәк тә дуслар, танышлар, без гомер буе мәктәптә эшләгәнлектән, укучылар турында уку ошый, файдалы киңәшләрнең дә шулай ук кирәге чыга. Мәктәптә укучылар белән без Мари тайгасы буенча походларга йөри һәм һичшиксез үз маҗараларыбызны язып бара идек, аннары алар “Авангард”та басылып чыкты. Укучыларыбыз шахмат түгәрәгенә дә йөрделәр, аларның шашка һәм шахматтагы уңышлары газетада да еш язылып торды. Аңа күп еллар буена язылганлыктан, безнең район матбугаты яхшыра, заман белән бергә атлый, дип ышанып әйтә алабыз, – дип ур­таклаштылар ир белән ­хатын.

Әңгәмә ­барышында Неткасовлар бакчачы­лык һәм яшелчәчелек белән шөгыльләнергә яратуларын, иганәчедән бүләк буларак алган, матур булып үсеп киткән алма һәм карлыган үсен­теләренә сөенүләрен белдерделәр. Ә Яңа ел бәй­рәменә алар тагын бер сюрприз алганнар һәм үзләренең уңышларына гаҗәпләнгәннәр, чөнки яшь чакларында бүләкләр отышында аларга уңыш елмаймаган булган.
Шулай итеп, безнең коллектив яңа елга газетага язы­лучыларыбызның җылы сүзләре, үзенчә­лекле иде­яләре һәм яңа иҗади табышлар теләп әйтелгән матур теләкләре белән керде.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев