Рәмис Сафиуллов бәйрәм датасы уңаеннан Тәтеш районы халкына мөрәҗәгать итә
9 декабрь – Ватан Геройлары көне.
Район башлыгы Рәмис Сафиуллов бәйрәм датасы уңаеннан Тәтеш районы халкына мөрәҗәгать итә:
– Ватан Геройлары көне – төрле заманнарда каһарманлык күрсәткән батырларга багышланган Хәтер һәм дан көне. Бу бәйрәм безгә Россиянең бөеклеге аның Ватанга хезмәт итүгә багышлаган лаеклы уллары һәм кызлары җилкәсенә төшүен хәтердә яңарта.
Бөек Ватан сугышы ветераннарына, локаль конфликтларда катнашучыларга, үз гомерләре һәм хезмәтләре бәрабәренә азатлыгыбызны, бәйсезлегебезне саклап калган Ватанны саклаучыларга олы ихтирам белән рәхмәт белдерәм. Аларның үрнәге яңа буыннарны теләсә нинди сынаулар алдында нык торырга рухландыра. Хәзерге заман геройларына – махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләргә һәм иреклеләргә аерым рәхмәт сүзләре белдерәсем килә. Алар данлы традицияләрнең лаеклы варисы булып торалар, халыкның югары әхлакый рухын хуплыйлар, бөтен дөньяга Россия холкының көчен һәм җиңүгә какшамас ихтыярын күрсәтәләр.
Ата-бабаларыбызның батырлыклары турын-дагы хәтер мәңге яшәсен, яңа буыннарга күчсен, Ватаныбызның бөек билгеләнешенә ышанычны ныгытсын. Барыгызга да чын күңелдән нык сәламәтлек, тынычлык һәм гаилә иминлеге телим!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев