Рәмис Сафиуллов янгын сүндерү хезмәткәрләрен һәм ветераннарын котлый
30 апрель – Россиянең янгын сагы көне..
Район башлыгы Рәмис Сафиуллов янгын сүндерү хезмәткәрләрен һәм ветераннарын котлый:
– Сезнең осталыгыгыз, кыюлыгыгыз, иптәшләрчә ярдәм итә, булышлык күрсәтә алуыгыз, куркыныч шартларда үзара килешеп эш итә белүегез сезгә һәм сезнең һөнәрегезгә тирән хөрмәт уята.
Бүгенге көндә районда янгын сагы гарнизоны штатында 62 кеше исәпләнә. Тәтеш районында яшәүчеләр көннең һәм төннең теләсә кайсы вакытында ярдәмгә килергә әзер булган югары квалификацияле белгечләрнең, чын профессионалларның ышанычлы кулларында булуларына ышана алалар.
Көндәлек киеренке хезмәтегез өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәм. Сезгә нык сәламәтлек, иминлек, якыннарыгызның кайгыртучанлыгын һәм аңлавын, авыр хезмәтегездә киләчәктә дә уңышлар һәм бәхет телим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев