Рәмис Сафиуллов җирле үзидарә хезмәткәрләрен һәм ветераннарын котлый
21 апрель – Җирле үзидарә көне.
Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов җирле үзидарә хезмәткәрләрен һәм ветераннарын котлый:
– Халыкка хезмәт итү – ул җиңел булмаган хезмәт һәм зур җаваплылык. Кешеләрнең иртәгәге тормышы нинди булачагы нәкъ тә муниципаль хезмәткәрләрнең, барлык дәрәҗәдәге депутатларның эшенә бәйле. Алар актуаль мәсьәләләр һәм проблемалар белән нәкъ тә җирле хакимияткә мөрәҗәгать итә.
Безнең уртак максатыбыз – кешеләрнең тормыш дәрәҗәсен арттыру һәм районыбызны яшәү, эшләү һәм ял итү өчен уңайлы итү. Бу мәсьәләдә уңышларга ирешү җирле үзидарә органнары хезмәткәрләренең профессиональлегенә һәм җаваплылыгына гына түгел, ә гражданнарның активлыгына, командада эшләү сәләтенә һәм хәтта иң катлаулы хәлләрдә дә төпле чишелешләр табуга бәйле.
Хөрмәтле хезмәттәшләр! Тәтеш районы үсеше хакына керткән хезмәтегез өчен рәхмәт сүзләрен кабул итегез. Яңа казанышлар телим, янәшәгездә һәрвакытта ышанычлы һәм тугры ярдәмчеләр, фикердәшләр булсын. Сезгә нык сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс көч-куәт һәм һөнәри уңышлар телим!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев