Рәмис Сафиуллов юл хуҗалыгы хезмәткәрләрен һәм тармак ветераннарын бәйрәм белән котлый
19 октябрь – Юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне.
Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов юл хуҗалыгы хезмәткәрләрен һәм тармак ветераннарын бәйрәм белән котлый:
– Сезнең армый-талмый хезмәт итүегез нәтиҗәсендә шәһәребездә һәм районыбызда транспорт инфраструктурасы эзлекле рәвештә үсә, автомобиль юлларының сыйфаты яхшыра. Сезнең хезмәтегез хәтта иң ерак торак пунктларны үстерү өчен яңа мөмкинлекләр ача, йөк һәм пассажирлар ташуны нәтиҗәлерәк һәм тиз барып җитә алырлык итә. Сез кешеләрне якынайтасыз, тәтешлеләрнең тормыш сыйфатын яхшыртуга бәяләп бетергесез өлеш кертәсез, аларның мәдәни һәм мәгариф офыкларын киңәйтәсез. Сезнең җаваплы һәм кирәкле һөнәрегездән башка агросәнәгать комплексының, сәүдәнең һәм социаль өлкәнең тотрыклы үсешен күз алдына да китерү мөмкин түгел. Сезгә нык сәламәтлек, гаиләләрегездә иминлек һәм районыбыз хакына яңа һөнәри казанышларга ирешүегезне телим!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев