Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Көн темасы

Рәмис Сафиуллов китапханә хезмәткәрләрен һәм китапханә эше ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән котлый

27 май – Гомумроссия китапханәләр көне.

Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов китапханә хезмәткәрләрен һәм китапханә эше ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән котлый:

– Китапханә – зирәклек һәм белем йорты, рухи һәм мәдәни тормыш үзәге, иҗади илһам һәм үз-үзеңне үстерү чыганагы.

Яңа компьютер технологияләре гамәлгә кертелүгә карамастан, китап бүгенге көндә дә мәгълүматның иң ышанычлы чыганагы булып кала бирә. Әйләнә-тирәбездәге дөнья ничек кенә үзгәрмәсен, ки­тапханәче һөнәре кирәкле булды һәм шулай булып кала да. Сезнең тырышлыгыгыз белән китапханәләр бик күп кешеләргә белем, фән һәм кеше зирәклеге дөньясына юл ачты!

Тәтеш районының китапханә хезмәткәрләренә көндәлек тырыш хезмәтләре, милли һәм дөньяви мирасны саклаулары, укучыларны югары дәрәҗәдә мәгълүмат белән тәэмин итүләре өчен рәхмәт белдерәм. 

Билгеләнгән планнарыгызның, якты идеяләрегезнең, кызыклы иҗади проект­лары­гызның тормышка ашуын телим!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев