Рәмис Сафиуллов коткару хезмәте хезмәткәрләрен һәм ветераннарын котлый
27 декабрь – Коткаручылар көне.
Район башлыгы Рәмис Сафиуллов коткару хезмәте хезмәткәрләрен һәм ветераннарын котлый:
– Сез – кыю һәм игелекле һөнәр ияләре, гомерне һәм тынычлыгыбызны саклап, иң катлаулы хәлләрдә беренче булып ярдәмгә киләсез. Фидакарьлеккә әзер булуыгыз, профессиональлегегез һәм җаваплылыгыгыз – ул Тәтеш районында яшәүчеләрнең тынычлык нигезе. Хезмәт бурычын намус белән үтәгәнегез, тәвәккәллегегез, сайлаган эшегезгә тугрылыгыгыз өчен ихлас рәхмәтебезне кабул итегез. Ветераннарга үз һөнәрләренә тугрылыклы булулары, яшь белгечләрне тәрбияләүдә ярдәм итүләре, аларда югары әхлакый кыйммәтләр, ватанпәрвәрлек һәм Ватанга мәхәббәт хисләре тәрбияләүләре өчен аерым рәхмәтемне белдерәм.
Сезгә һәм гаиләләрегезгә нык сәламәтлек, рух ныклыгы, бәхет, тынычлык һәм иминлек телим!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев