Рәмис Сафиуллов мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәрләренә һәм ветераннарына мөрәҗәгать итә
27 сентябрь – Тәрбиячеләр һәм мәктәпкәчә учреждение хезмәткәрләре көне.
Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәрләренә һәм ветераннарына мөрәҗәгать итә:
– Мәктәпкәчә белем бирү системасы дәүләтебездә барлык уку процессына старт бирүче фундаменталь баскыч булып тора. Һәркайсыбыз балаларыбызның балачагы кайгырту, күңел җылысы һәм уңайлылык белән тулы булуын тели. Нәкъ менә сез, балалар бакчалары хезмәткәрләре, алар өчен мондый үсеш мохитен тәэмин итәргә тиеш. Мәктәпкәчә учреждениеләрдә һәр баланы аңлый алырлык сизгер остазлар көтүе бик мөһим.
Бу истәлекле көндә үз эшегезгә ихлас булганыгыз, рухи юмартлыгыгыз һәм балаларга көн саен бүләк иткән зирәклегегез өчен олы рәхмәтемне белдерәм.
Сезгә чын күңелдән нык сәламәтлек, гаилә бәхете, бетмәс-төкәнмәс илһам чыганагы, хезмәтегезнең шатлык китерүен һәм һөнәрегездә зур уңышлар телим!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев