Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Көн темасы

Рәмис Сафиуллов музей хезмәткәрләренә һәм музей эше ветераннарына мөрәҗәгать итә

18 май – Халыкара музейлар көне.

Район башлыгы Рәмис Сафиуллов музей хезмәткәрләренә һәм музей эше ветераннарына мөрәҗәгать итә:

Әлеге күркәм көндә Тәтеш районы музейларының барлык хезмәткәрләренә һәм музей эше белән ирекле рәвештә шөгыльләнүчеләргә ихлас рәхмәтемне белдерәсе килә.

Сезнең намуслы хезмәтегез, тырышлыгыгыз һәм яраткан эшегезгә чиксез бирелгәнлегегез безнең районны мәдәни яктан баета һәм кунакларны җәлеп итә. Сезнең ярдәм белән ел саен бөтен ил туристлары кызыклы экспозицияләр, күргәзмәләр һәм уникаль туристик маршрутлар белән таныша ала. Сез алар өчен безнең төбәкнең яңа чикләрен, аның тарихын һәм традицияләрен ачасыз.

Сезгә илһам, яңа идеяләр һәм игелекле эшегездә уңышлар телим! Һәр көн сезгә эшегездән шатлык китерсен, ә тырышлыгыгыз лаеклы бәяләнсен. Бәйрәм белән!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев