Рәмис Сафиуллов районның сәламәтлек саклау тармагы хезмәткәрләренә һәм ветераннарына мөрәҗәгать итә
15 июнь – Медицина хезмәткәре көне
Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов районның сәламәтлек саклау тармагы хезмәткәрләренә һәм ветераннарына мөрәҗәгать итә:
– Тәтеш районында яшәүчеләрнең гомере һәм сәламәтлеге – ул бик мөһим, шуңа күрә сәламәтлекне саклау мәсьәләләре районның социаль бурычлары комплексында беренчел әһәмияткә ия.
Соңгы елларда медицина үсеше сизелерлек этәргеч алды. Сәламәтлек саклау учреждениеләренең вакытында һәм сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтү өчен кирәкле көчләр һәм чаралар белән тәэмин ителеш дәрәҗәсе артты. Әмма медицина хезмәткәрләре сәламәтлек саклау үсешендә һәрвакытта иң мөһим хәрәкәт итүче көч булды һәм шулай булып кала да. Үз хезмәтегезнең барлык нечкәлекләрен яхшы белүдән тыш, сез үзегезне психологлар, авыруларның киңәшчеләре итеп күрсәтәсез. Безнең районда халыкка медицина хезмәте күрсәтүнең сыйфатын үстерү, табиблар һәм шәфкать туташларының хезмәт шартларын яхшырту өчен күп эшләр башкарыла. Бу эш киләчәктә дә дәвам итәчәк.
Барлык медицина хезмәткәрләренә, ветераннарына җаваплы хезмәтләрендә уңышлар, сәламәтлек, гаилә бәхете телим, һәр көнегез мөмкин кадәр имин узсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев