Рәмис Сафиуллов Тәтеш районында яшәүчеләрне бәйрәм белән котлый
12 июнь – Россия көне.
Район башлыгы Рәмис Сафиуллов Тәтеш районында яшәүчеләрне бәйрәм белән котлый:
12 июнь – Россия көне – милли бердәмлек символы, гражданлык тынычлыгы, канун һәм гаделлек нигезендә барлык кешеләрнең татулык бәйрәме. Бу бәйрәм белән без дәүләтчелекнең ныгуына һәм Россия икътисадының күтәрелүенә өмет баглыйбыз. Алга таба ничек яшәячәгебез, балаларыбыз һәм оныкларыбыз нинди җәмгыятьтә үсәчәге безнең һәркайсыбыздан һәм уртак тырышлыгыбыздан тора.
Татарстан Республикасы – иксез-чиксез Ватаныбызның бер өлеше. ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән районда авыл халкына булышлык итү буенча күп кенә республика программалары эшли. Районда төрле милләттәге, төрле диндәге, сәяси караштагы кешеләр яши һәм эшли, һәм без барыбыз да горурланып, без – россиялеләр дип әйтәбез. Бу көнне без үзенчәлекле тарихы һәм бай мәдәни, рухи мирасы булган илне – Ватаныбызны хөрмәтлибез. Безнең илебез белән горурланырга, көчле, бәйсез, икътисади яктан алга киткән һәм социаль якланган дәүләтнең киләчәгенә ышанырга нигезебез аз түгел.
Хөрмәтле тәтешлеләр! Һәркемгә, хәзерге вакытта Россия Кораллы Көчләре сафларында, бигрәк тә махсус хәрби операция зонасында ил мәнфәгатьләрен яклаучыларга, һәм тормыш эшчәнлегенең төрле өлкәләрендә хезмәт куючыларга, уңышлар, иминлек, нык сәламәтлек, Тәтеш районы һәм яраткан Россия иминлеге өчен хезмәтегездә уңышлар телим. Илебез чәчәк атсын, балаларыбыз бәхетле булып үссен! Россия көне белән!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев