Рәмис Сафиуллов Тәтеш районында яшәүчеләрне котлый
1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне.
Район башлыгы Рәмис Сафиуллов Тәтеш районында яшәүчеләрне котлый:
– Балаларыбыз өчен Халыкара балаларны яклау көне – иң күркәм һәм иң көтеп алынган бәйрәм, чөнки бу мәктәпләрдә укулар тәмамланган һәм каникуллар башланган вакыт. Һәм һәрчак шулай булып калсын иде! Ә без, өлкәннәр өчен, бу көн – дәүләтнең, җәмгыятьнең һәм безнең һәрберебезнең балалар мәнфәгатьләрен тагын да яхшырак тәэмин итү өчен барысын да эшлибезме икәнен тагын бер кат искә төшерү көне. Безнең балалар тиешле белем һәм тәрбия алсыннар, сәламәт булсыннар һәм һәрьяклап алга таба үсеш алсыннар өчен без барысын да эшләргә тиеш. Иң мөһиме балаларыбыз бәхетле һәм яхшы кешеләр булып үссеннәр. Бу – һәр гаиләнең һәм тулаем җәмгыятьнең бурычы.
Барыгызга да нык сәламәтлек, иминлек, тынычлык һәм җитешлек, ә районыбыз яшьләренә – күңелле җәй, истәлекле вакыйгалар, якты тәэсирләр телим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев