Рәмис Сафиуллов Тәтеш хәрби комиссариаты хезмәткәрләрен һәм ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән котлый
8 апрель – Хәрби комиссариатлар хезмәткәрләре көне.
Район башлыгы Рәмис Сафиуллов Тәтеш хәрби комиссариаты хезмәткәрләрен һәм ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән котлый:
– Хәрби комиссариат хезмәткәрләренә аеруча җаваплы вазифа – дәүләтебезнең оборона куәтен ныгыту, Россия Федерациясе Кораллы көчләрен вакытында комплектлау, шулай ук үсеп килүче буынга хәрби-патриотик тәрбия бирү бурычы йөкләнгән.
Хәрби комиссариат хезмәткәрләре яшьләр арасында армия хезмәтенең абруен күтәрү буенча зур эш алып баралар, чакырылыш һәм мобилизация әзерлеген тәэмин итү буенча куелган бурычларны лаеклы үтиләр. Алар Ватанны саклауда катнашкан герой-якташларыбыз турындагы истәлекне кадерләп саклыйлар.
Хөрмәтле хәрби комиссариат хезмәткәрләре! Сезнең эшчәнлегегез Ватанга хезмәт итүнең якты үрнәге булып тора, район халкында ватанпәрвәрлек һәм гражданлык җаваплылыгы хисләре уята.
Сезгә нык сәламәтлек, иминлек, рухи ныклык, хезмәтегездә уңышлар һәм тыныч күк йөзе телим!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев