Спорт патшабикәсе канаты астында
Көн темасы

Спорт патшабикәсе канаты астында

Җиңел атлетиканы элек-электән спорт патшабикәсе дип атыйлар: ул йөгерү, спорт йөреше, сикерү һәм ыргытуны берләштерә. Тәтеш спорт мәктәбенең җиңел атлетика секциясендә ­балаларны боларның барысына да кечкенәдән өйрәтәләр.

(Тәтеш, 21 июль, "Тәтеш таннары"). 

Бүген безнең ­район Тә­тешнең яшь җиңел атлет­чыларының казанышлары белән горурлана ала, бу җиңүләргә ирешүдә аларга ТРның атказанган укытучысы Рәшит Габдрахманов һәм элек аның шәкерте булган Анас­тасия Рипанова ярдәм итә.

Моннан унбиш ел элек Рәшит Рәхим улына Тәтеш спорт мәктәбендә җиңел атлетика секциясен алып барырга тәкъдим итәләр. Килешергә яки юкмы дигән шик тумый, тәкъдимне кабул итә. Ул вакытта ул педагогия училищесында эшли торган була, шуңа күрә балалар белән буш вакытларында шөгыльләнә.
– Секциягә 15 беренче сыйныф укучысын җыйдым. Ул чакта студентлар белән эшләү – бер, балалар белән эшләү – бөтенләй икенче нәрсә икәнлеген аң­ладым. Хатыным, мәктәп педагогы: “Син алар белән гел өлкәннәр кебек аралашасың? Кайчагында башларыннан да сыйпарга кирәк”, – дип әйтә иде ди ул.
Рәшит Рәхим улы 2011 елда педагогия училищесыннан китеп, үзен тулысынча яшь җиңел атлетчылар белән эшләүгә багышлый. Шуңа күрә бу ел аның өчен юбилей елы – спорт мәктәбендә ун ел.
Беренче вакытта ­балалар педучилище базасында буш һәм ял көннәрендә спорт мәйданчыгында, 200 метрлы йөгерү юлында һәм спорт залларында шөгыльләнгәннәр. Хәер, уку йорты җитәкчелеге ярдәм иткән.
Бүгенге  көндә җиңел атлетика сек­циясендә 6дан 18 яшькә кадәрге 45 бала шөгыльләнә. Яңа килүчеләр беренче Анастасия Рипановага эләгә, чөнки, Рәшит Рәхим улы сүзләренчә, аңа сабыйлар белән уртак тел табуы җиңелрәк. Разрядларны үтәүләренә карап балалар аның төркеменә күчәләр.
Җиңел атлетика секциясендә яшь тәтешлеләр кыска, урта һәм озын дистанцияләргә, ядрә этәрү, сөңге һәм диск ыргыту күнекмәләренә ия булалар. Йөгерү белән шөгыльләнүчеләр  Җиңү паркында, ыргыту һәм этәрү белән шөгыльләнүчеләр  җәен “Барс” спорт комплексы янындагы хоккей мәйданчыгында шөгыльләнәләр. Ике ел элек урам күнегүләрен кышын да туктатмаска булганнар. Балалар авырудан куркып, ата-аналар каршы булырлар дип уйлаганнар, тик киресе булып чыккан.
– Секциягә барлык балалар да йөгерергә киләләр. Өч ел карыйм: кемнеңдер ыргыту, кемнеңдер йөгерергә сәләтен күрәм. Аннары инде балаларны төркемнәргә бүләбез. Дөрес, сәләтләре шунда ук күренеп торган кешеләр дә бар. Бервакыт “Барс”тан чыгып киләм, ә минем янымнан тапочкадан бер кыз йөгереп бара. Шундый яхшы йөгерә! Мин аңа: “Тукта”. Килдем дә: “Безнең секциягә йөр”, – дидем. Еш кына балаларны безгә әти-әниләр китерә. Кайчагында абыйлы-энеле, апалы-сеңеллеләр шөгыльләнә, алар бер-берсеннән күреп ки­ләләр. Мәсәлән, Тарановлар. Тәрбияләнүчеләргә биремнәр дә бирәм: яхшы йөгерүче дусларыгызны яки сыйныфташларыгызны белсәгез, безгә алып килегез дим, – дип сөйли Рәшит Рәхим улы.
Ничек кенә сәер тоелмасын, нигездә, Тәтештә җиңел атлетика белән кызлар  шөгыльләнә.
– Малайларга ял итәргә дә бирмибез, ә кызлар кайвакыт ял итеп ала. Хәер, алар барысы да бездә нык холыклылар. Күп кенә балалар үзара дус. Коллектив бердәм, – дип билгеләп үтә тренер.
Традиция буенча яңа ел бәйрәмнәре алдыннан җи­ңел атлетика секциясендә тәрбияләнүчеләр арасында ярышлар уза, алар чәй өстәле артында тәмамлана. Ә август урталарында – “Карбыз кубогы”: Рәшит Рәхим улы берничә карбыз сатып ала һәм ярышлар тәмамлангач әлеге ярышларда катнашучылар аны ашап бетерә. Аның фикеренчә, боларның барысы да балаларны берләштерә.
Остазлар аларның сигез спортчысы республиканың спорт һәм туризм акаде­миясендә укуы белән аеруча горурлана: димәк, секциядә юкка гына шөгыльләнмәгәннәр, тренерлар спортка һәм сәламәт яшәү рәвешенә мәхәббәт тәрбияли алганнар. Венера Камалова – горурлык өчен тагын бер сәбәп, ул каршылыклар аша 2000 метрга йөгерүдә Татарстан җыелма командасы әгъзасы. Ул – җиңел атлетика буенча ТР Беренчелегенең сигез тапкыр җиңүчесе.
Рәшит Рәхим улы, җиңелгән очракта тәрбияләнүчеләрне әрләми, әгәр бала үз рекордын арттырса, аны мактарга да була, дип саный. Тренер сүзләренә караганда, тәрбияләнүчегә шунда ук ул җиңәргә тиеш дип әйтергә кирәкми: җиңелүдән соң кайбер балалар шөгыльләнүне ташлап китәргә тели. Шуңа күрә җиңүгә акрынлап, үз нәтиҗәләреңне яхшыртып, үз рекордларыңны арттырып ирешергә кирәк.
Тренерлар аеруча тәрбия­лә­нү­челәрнең ата-аналарының яр­дәм итүен билгеләп үтә.
– Мин студент булганда, безне укучы һәм тренерның бер максаты булырга ти­еш һәм ул чакта нәтиҗәләргә дә ирешергә мөмкин дип өйрәттеләр. Тик ата-аналар турында берни дә әйтмәделәр. Ә мин бу бәйләнештә әти-әниләр дә булырга тиеш дип саныйм. Әгәр барысы да бер максат куйса, нәтиҗәләргә дә ирешергә мөмкин булачак. Без даими элемтәдә, – ди Рәшит Рәхим улы.
Әйе, Тәтешнең яшь җиңел атлетчылары копилкасында бүләкләрнең саны җитәрлек, ләкин секция эшләгән дәвердә, июль башында, Татарстан бе­ренчелегендә чыгыш ясау аеруча уңышлы булган.
– Безнең биш беренче урыныбыз бар, аларның икесе – йөгерү күнегүендә, өчесе – ыргыту буенча. Бу көмеш һәм бронзаларны санамыйча. Ел нәтиҗәле булды. Күрәсең, пандемия аркасында балалар ярышларны сагынганнар. Аннан соң, беренчелек алдыннан без Ульяновски, Буага ярышларга бардык, Казан беренчелегенә үз көчебезне күрсәтер өчен үзебез сорап бардык дисәк тә була, – ди тренерлар.
Хәзер, җәйге чорда, җиңел атлетчыларның дәресләре атнага биш тапкыр уза. Төп күнегүләрдән тыш, балалар бассейнга йөри, волейбол һәм бас­кетбол уйный.
Остазларның хыялы бар.
– Җиңү паркында заманча стадионнардагы кебек, махсус өслекле йөгерү юлы да бар. Бу шөгыльләнгәндә бик булыша. Шулай ук безнең үз базабыз, киенү-чишенү бүлмәләре булган кечкенә генә стадионыбыз булсын иде, кирәк-яраклар да бер урында булыр иде, – дип билгеләп үтә алар.
Быел “Фламакс” фирмасы генераль директоры Фиргать Җиһаншин җиңел атлетчылар өчен махсус аяк киеме сатып алган һәм форма тегү өчен түләгән.
Татарстанның атказанган укытучысы Рәшит Габдрахманов уңышлы җиңел атлетчының төп сыйфаты дип үҗәтлекне саный. Барып чыкмаса – барып чыкканчы тырышырга кирәк. Һәм беркайчан да бирешмәскә. Шуңа күрә Тәтешнең яшь җиңел атлетчылары ел саен мактау бас­кычына ешрак күтәреләдер дә.
 


Нет комментариев