Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Көн темасы

Тәтеш районы башлыгы студентларга һәм аларның укытучыларына мөрәҗәгать итә

25 гыйнвар – Россия студентлары көне.

Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов студентларга һәм аларның укытучыларына мөрәҗәгать итә:

– Студентлык – ул үзенчәлекле һәм күңелле чор, кыю омтылышлар һәм җитди ачышлар вакыты. Бу елларда көч-куәт һәм энтузиазм яңа белемнәр үзләштерергә генә түгел, иң кыю проектларны тормышка ашырырга, иҗатка, спортка һәм нык дуслыкка да җитә. Булачак һөнәри җиңүләргә һәм шәхси уңышларга нәкъ тә менә шушы чорда нигез салына да инде.

Сез – безнең иң кыйммәтле байлыгыбыз, үсешкә этәрү көче, инновацион идеяләр генераторы. Районыбызның, республикабызның һәм бөтен илебезнең иртәгәге көнен билгеләүче белем һәм энергия – сезнең кулларда.

Остазларга, педагогларга, яшьләргә зирәклек һәм тәҗрибә уртаклашучыларга аерым рәхмәт һәм ихтирам сүзләре белдерәм. Сезнең хезмәтегез, сабырлыгыгыз һәм эшкә тугрылыгыгыз лаеклы, белемле буын үстерергә ярдәм итә. 

Һәрбер студентка белемгә бетмәс-төкәнмәс кызыксыну, җиңел һәм уңышлы сессия, тугры дуслар һәм бай, кызыклы тормыш телим. Сезгә барлык максатларыгызга ирешергә насыйп булсын, ә планнарыгыз – гамәлгә ашсын!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев