Тәтеш районы халкы татарча диктант язды
Бүген шәһәрдәге һәм район авылларындагы мәктәпләрдә, китапханәләрдә, мәдәният йортларында, иҗтимагый оешмаларда “Татарча диктант” акциясе үткәрелде.
Дөньякүләм акциягә тәтешлеләр дә бик теләп кушылдылар, анда яшьләр дә, өлкәннәр дә актив катнашты. Бирегә җыелучыларның һәркайсын татар теленә булган хөрмәт берләштерде.
- Быел диктант мәгърифәтче, галим Каюм Насыйриның “Кабуснамә” хикәясеннән өзек сайлап алынган иде. Аны Тәтештәге 1нче урта мәктәптә 130га якын кеше язды. Әсәр бик катлаулы димәс идем. Текст Татарстан өчен бер төрле, чит төбәкләр өчен башкачарак һәм чит ил татарлары өчен инде тагын да җиңелрәге тәкъдим ителә. Әлеге чарада катнашу тагын бер мәртәбә үзебезнең татар булуыбызны күрсәтү, телебезнең нинди бай булуын тагын бер кат дәлилләү өчен кирәк дип саныйм, - диде әңнәмә барышында Тәтештәге 1нче урта мәктәп укытучысы, әлеге акцияне оештыручы һәм әсәрдән өзекне укучы Румия Шәйхетдинова.
Диктантны язганнан соң, һәркемгә акциядә катнашучы Рәхмәт хаты тапшырылды. Соңыннан районның мәдәният хезмәткәре Асия Ибраһимова җылы эчтәлектәге чыгыш ясады. Аның укучыларга карата мактап әйтелгән сүзләрен диктан язучылар сөенеп кабул иттеләр һәм бердәм рәвештә алкышларга күмделәр.
– Гомумән миңа татар телендә сөйләшергә, китаплар укырга, язарга ошый – ул күңелгә ниндидер рәхәтлек бирә. Татар теле ул матур, камил тел, ул югалырга тиеш түгел. Без аны сакларга һәм үзебездән соң килүче буыннарга тапшырырга тиешбез. Шуңа күрә мин балалар белән күбесенчә татар телендә аралашам. Шунысы сөендерә, аларның кайберләре туган телләрендә хатасыз яза алалар. Димәк, киләчәктә яшьләребез шулай ук ана телебене саклаячак дигән сүз, – дип билгеләп үтте районның мәдәният хезмәткәре Асия Ибраһимова.
Районыбызның Алабирде, Келәш, Байраш, Зур һәм Кече Әтрәч, Түбән Тархан һәм башка авылларда да үз белемнәрен сынап карарга теләүчеләр белем бирү учреждениеләренә, китапханәләргә, мәдәният йортларына җыелган.
– Мин бу акциядә инде бишенче тапкыр катнашам. Мондый чаралар үзебезнең туган телне, татар телен, гомумән барлык телләрне саклап калу өчен кирәк, дип саныйм. Шуңа мин шундый чарада катнаша алуыма бик шат, Әйе, дулкынлану хисе бар, чөнки бүген күпмедер дәрәҗәдә татар теле буенча үземнең белемемне тикшереп карадым, – диде Байраш төп мәктәбе укытучысы Алия Җиһаншина.
“Татарча диктант яз” акциясе агымдагы елда унынчы тапкыр уздырылды. Аның максаты – татар телендә хатасыз язарга өйрәнү, татар әдәби телен кулланучыларның даирәсен арттыру, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев