Ватанны саклаучыларга кайгыртучанлык белән
Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү йөзеннән РФ Президенты Указы нигезендә махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итүче “Ватанны саклаучылар” дәүләт фонды төзелде.
Фондның Тәтеш районындагы филиалы эшчәнлеге турында без аның социаль координаторы Радик Шәмсетдинов белән әңгәмә кордык.

– Радик Дамирович, сезнең алда нинди максатлар һәм бурычлар куелган?
– Безнең бурыч – һәлак булган сугышчыларның гаиләләренә һәм махсус хәрби операция ветераннарына адреслы, шәхси ярдәм күрсәтү, ә төп максат – махсус хәрби операция ветераннарына һәм һәлак булган сугышчыларның гаиләләренә шәхси социаль ярдәм күрсәтү.
Без хәрби хәрәкәтләр ветераны статусы, медицина, тернәкләндерү, шифаханә-курорт ярдәме алуда, эшкә урнашуда ярдәм итәбез; МХОда катнашучыларны комплекслы адреслы озата баруны алып барабыз; алына торган хезмәтләрнең сыйфатыннан канәгать булуга мониторинг ясыйбыз; торак урыннарны яраклаштыруны уздыруда, тернәкләндерүнең техник җайланмалары белән тәэмин итүдә, МХО сугышчыларына психологик-психотерапевтик ярдәм күрсәтүдә булышлык итәбез. Шулай ук аларны районның спорт һәм иҗтимагый-мәдәни тормышына җәлеп итәргә тырышабыз.
Фонд хәбәрсез югалган хәрби хезмәткәрләрнең гаиләләренә ярдәм итә. Моның өчен эзләү картасы төзелә, үзәк район хастаханәсендә буккаль эпителий (яңакның эчке ягыннан мазок) алына; материал һәм документлар, ДНК геномын билгеләү өчен, фонд филиалы аркылы Казандагы хәрби-тикшерү идарәсенә җибәрелә, вакыты – 1 – 2 ай.
– Махсус хәрби операциядә катнашучылар белән нинди адреслы эш алып барыла?
– Махсус хәрби операция ветераннарының торакларын әйләнә-тирәдәге шартларга җайлаштыру планында комиссия тарафыннан бер торак урынга тикшерү үткәрелде, документлар фондның үзәк аппарат раславында тора. Фонд филиалы тернәкләндерүнең техник җайланмаларына: кулларга һәм аякларга протезлар, кресло-коляскалар, ишетү аппаратлары; яраланган вакытта бер тапкыр бирелә торган түләү – 1 миллион сум; тернәкләндерүнең техник җайланмалары – спорт протезлары, спорт белән шөгыльләнү өчен коляскалар, терәк-хәрәкәт аппаратын яхшырту өчен тренажерлар; МХО ветераннарын кул белән идарә ителә торган автомобильләр белән тәэмин итүгә өч төрле электрон сертификатлар бирә.
– Районда ветераннарны тыныч тормышка җайлаштыру өчен нинди чаралар үткәрелә?
– Ветераннарны спортка җәлеп итү максатында район хакимияте, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге, “Барс” спорт комплексы хезмәткәрләре стендка ату буенча спорт мәктәбе белән берлектә МХО ветераннары һәм аларның гаиләләре өчен спорт фестивале үткәрде, Тәтеш районы башлыгы призына инвалидлыгы булган МХО ветераннары арасында стендка ату буенча район ярышлары киң танылу алды, анда безнең ике ветеран II һәм III урыннарны яулады. Ярышлар үткәрелгәннән соң катнашучылар өчен Балыкчылык тарихы музеена экскурсия һәм Тәтеш кадет мәктәп-интернаты укучылары белән очрашу оештырылды. Тәтешлеләр Казанда һәм Мәскәү өлкәсендә йөзү буенча “СВОих кубогы”на бөтенроссия ярышларында катнашты. Безнең хәрби хәрәкәтләр ветераннары яшь буын арасында патриотик эш алып бару белән шөгыльләнә, мәгариф учреждениеләрендә укучылар белән очрашып, “Беренчеләр хәрәкәте” иҗтимагый оешмасы оештырган чараларда чыгыш ясый. Июль аенда Казанда һөнәри осталык буенча “Абилимпикс” чемпионаты узачак. Безнең районны бер ветеран тәкъдим итәчәк, ул “БПЛА операторы” компетенциясендә чыгыш ясаячак.
– Хәрби хәрәкәтләр нәтиҗәсендә якын кешесен югалткан гаиләләргә күрсәтелә торган ярдәм турында нәрсәләр әйтә аласыз?
– Һәлак булганнарның гаиләләренә кайгыртучанлык һәм игътибар күрсәтү аеруча мөһим, алар кеше белән аралашудан мәхрүм калмасыннар һәм үз борчулары белән берүзләре генә яшәмәсеннәр иде. Социаль координатор буларак, район хакимияте тарафыннан уздырылучы чараларда актив катнашам. Районның дин әһелләре һәлак булганнарның ата-аналарын, әниләрен чакырып оештырган очрашу күпләрнең хәтерендә уелып калды. Тәтеш үзәк район хастаханәсе хезмәткәрләре һәм пенсионерлары белән аның җитәкчелеге оештырган очрашу да шундый ук җылы һәм тәэсирле булды, анда МХОда һәлак булганнарның, хәбәрсез югалганнарның аналары, хатыннары чакырылды. Кайгырту, хөрмәт, гаделлек безнең фонд өчен – ул сүз генә түгел, ә куелган эш-гамәлләрне чынга ашыру.
– Әңгәмәгез өчен рәхмәт.
фото: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев