Алабирде авылында — Авыл көненә бүләкләр җыю булды
Җәмгыять

Алабирде авылында — Авыл көненә бүләкләр җыю булды

------

Алабирде авылында игелекле һәм борынгы йола — Авыл көненә бүләкләр җыю булды.

 

Балалар һәм өлкәннәр, бер зур командага берләшеп, җигелгән атны бизәп, авыл урамнары буйлап уздылар.

Урамнарда җырлар, көлүләр яңгырады, ә биюдә картлар да, яшьләр дә әйлән-бәйлән әйләнде. Халык бәйрәм колоннасын каршыларга шатланып чыкты, бүләкләр бирде, җылы сүзләр әйтте, һәркемгә тынычлык, иминлек һәм игелек теләде.


Нет комментариев