Гаилә түләвеннән файдаланыгыз
2026 елның 1 июненнән Татарстандагы балалы гаиләләр еллык гаилә түләвен ала алачак.
Россиядә ата-аналар өчен яңа ярдәм чарасы – еллык гаилә түләве гамәлгә керде. Аңа 18 яшькә кадәрге яки көндезге бүлектә укучы 23 яшькә кадәрге ике һәм аннан күбрәк бала тәрбияләүче һәм икесе дә хезмәт куючы ата-аналар (уллыкка алучылар, опекуннар, попечительләр) хокуклы. Әмма үзмәшгульләр һәм махсус салым тәртибендәге шәхси эшмәкәрләр өчен бу түләү каралмаган.
– Түләү илдә даими яшәгән Россия гражданнарына түбәндәге шартлар үтәлгәндә бирелә: гариза бирүче һәм балалар РФ гражданнары булырга, ата-ана рәсми рәвештә эшләргә, керем салымы (НДФЛ) түләргә һәм алимент буенча бурычы булмаска тиеш. Моннан тыш, гаиләнең җан башына уртача кереме мөрәҗәгать итү алдыннан булган ел өчен төбәктә билгеләнгән яшәү минимумының бер ярым күләменнән артмаска тиеш, шулай ук мөлкәт белән тәэмин ителеш критерийлары да исәпкә алына.
Түләү тиешме-юкмы икәнен белү өчен, гаиләнең уртача керемен исәпләргә кирәк. Моның өчен гаиләнең бер еллык барлык керемнәрен кушыгыз, аннары бу сумманы 12 айга бүлеп, уртача айлык керемне исәпләп чыгарыгыз. Шуннан соң алынган сумманы гаилә әгъзалары санына бүлегез. Шулай итеп, бер кешегә ай саен күпме керем туры килүен беләчәксез. Мәсәлән, Татарстанда дүрт кешедән торган гаилә яши. 2025 елда яшәү минимумы 15 073 сум итеп билгеләнгән. Узган елда ике ата-ана да ай саен 32 000 сум хезмәт хакы алган, башка керемнәре булмаган. Димәк, гаиләнең һәр кешегә туры килгән уртача кереме 16 000 сумны тәшкил итә.
Бу төбәктәге бер ярым яшәү минимумыннан (22 609,50 сум) кимрәк, димәк, алар түләүгә дәгъва итә ала.
Ел дәвамында ата-аналарның хезмәт хакыннан 13 процент күләмендә НДФЛ тотыла. Ел ахырында салым 6 процентлы киметелгән ставка буенча яңадан исәпләнә. Аерма гаиләгә кире кайтарыла. Югарыдагы мисалны дәвам итсәк, әгәр ир яки хатынның берсе 2025 елда ай саен 32 000 сум хезмәт хакы алган булса (НДФЛ тотылганчы), һәм башка кереме булмаса, ел дәвамында аңардан 49 920 сум салым тотылган. Әгәр салымны 6 процент буенча яңадан исәпләсәк, 23 040 сум килеп чыга. Аерма – 26 880 сум. Бу акчаны гражданин кире кайтара ала.
Тиешле ташламага ия булган гражданнар гаризаны НДФЛ түләнгән елдан соң киләсе елның 1 июненнән 1 октябренә кадәр тапшыра ала. Димәк, 2026 елда 2025 ел өчен акча сорап мөрәҗәгать итәргә була.
Документларны “Дәүләт хезмәтләре” порталы аша, күпфункцияле үзәктә яки РСФның ТР буенча клиентларга хезмәт күрсәтү бүлекләрендә тапшырырга мөмкин. Кирәкле мәгълүматларның күпчелеген фонд белгечләре үзләре соратачак, әмма кайбер белешмәләрне, мәсәлән, уку йортыннан белешмәне, гариза бирүче шәхсән үзе тапшырырга тиеш. Социаль фонд гаризаны 10нан алып 30 эш көне эчендә карый, раслаудан соң биш эш көне эчендә акча күчерелә. Түләү елга бер тапкыр бирелә, һәм аңа хокукны ел саен расларга кирәк, – дип хәбәр итте РСФның ТР буенча Тәтеш районында клиентларга хезмәт күрсәтү бүлеге (бүлек хокукларында) җитәкчесе Ирина Большакова.
фото ясалма интеллект ярдәмендә ясалган
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев