Тәтештәге балалар сәнгать мәктәбендә “Иҗат эшләрендә мәкальләр” дип исемләнгән республика конкурсы булды.
(Тәтеш, 29 ноябрь, “Тәтеш таңнары”). Мәктәп директоры Сергей Арцыбашев бәйгегә 83 эш тәкъдим ителде, дип хәбәр итте.
– Конкурс “Рәсем сәнгате”, “Графика”, “Гамәли бизәлеш-кулланма иҗат”, “Пластилинография” номинацияләре буенча узды, – диде Сергей Юрьевич. – Анда 5тән алып 13 яшькә кадәрге балалар үз эшләрен тәкъдим иттеләр. Үзеңнең иҗади күзаллавың аркылы рус халык мәкален чагылдырырга кирәк иде, безнең укучылар моны бик яхшы башкарып чыктылар. Иң яхшы эшләрдән без мәктәп залында күргәзмә бизәдек.
Балалар үзләренең дусларының рәсемнәрен кызыксынып карадылар, фикерләре белән уртаклаштылар.
Ульяна Тимофеева:
– Мин “Үзең утырган агач ботагын кисмә” дигән рус халык мәкале буенча композиция тәкъдим иттем. Мин агач ботагында утырган, ә үзе шуны кисүче ир-атның рәсемен ясадым. Ул моны эшләгәч, үзенең егылып төшәсен ничек итеп аңламый инде. Әлеге әйтем безне үз-үзеңә зыян китерү куркынычлылыгы турында кисәтә.
Динә Шәрәфетдинова:
– Мин рәсем ясарга яратам, аеруча да натюрморт. Рәсемдә мин “Яз чәчәкләре белән, ә көз җимешләре белән матур” гыйбарәсен тасвирладым. Үземнең тренердан тагын бер әйтемне еш ишетәм, күнегүләр вакытында ул безгә, хезмәт куймыйча гына буадан балык та тотып булмый, дип әйтә. Дөрестән дә, шулай булып чыга да, әгәр тырышмасаң, яхшы нәтиҗә дә булмаячак.
Алинә Хәйруллина:
– Минем мәкаль – “Дөя дә бүләк, төймә дә бүләк”. Сиңа бүләк биргәчтен, моның өчен һәрвакытта рәхмәт әйтергә, ә канәгатьсезлек белдермәскә кирәк. Кайчакларда мин мәктәптән билгеләр аркасында кәефем төшеп кайтканда яки, мәсәлән, иртәгә контроль эш буласы көнне, аны ничек башкарып чыгармын икән дип борчылам, шул чакта әнием мине тынычландыра һәм болай ди: “Тынычлап йокларга ят, иртә кичтән хәерлерәк, иртәгә барысы да яхшы булачак”. Һәм моның шулай буласына ышанам, халыкның зирәк мәкале миңа ярдәм итә.
Нет комментариев