Тәтеш яңалыклары

Тәтеш районы "Тәтеш таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Истәлекләрне саклаучылар

“Безгә бары тик исем генә мәңгелеккә бирелә, без китәбез, ә исем кала! Данлыклы исемгә дөнья бер генә гасыр түгел, ә күп гасырлар буе хөрмәт күрсәтә!”: бу юлларны Тәтеш ягы тарихы музее хезмәткәрләре хаклы рәвештә үзләренә әйберләр бүләк итүчеләргә карата да әйтәләр. Чөнки нәкъ менә аларның юмартлыгы һәм битараф булмавы музей фондлары тормышының иң мөһим өлеше, тарихны саклау һәм баетуның нигезе булып тора.

Музей хезмәткәрләре һәм әйберләр бүләк итүчеләр  – чын хәтер сакчылары, алар киләчәк өчен үткәнне саклаучы бер чылбырның бәйләнеше.

Бүген дә, йөз елдан күбрәк вакытлар узгач та, без Тәтеш җиренең тарихына үз исемнәрен язган кешеләрне искә алабыз. Алпавыт Страхов Тәтешкә шәһәр статусы алу теләге белән беренче таш гыйбадәтханә – Троицк чиркәвен төзүгә акча биргән; сәүдәгәр Калсановларның нәселе шәһәргә – ир-егетләр гимназиясен, ә Крупиннар – кызлар гимназиясен төзеп бүләк иткән. Мондый мисаллар замандашлар арасында да бихисап, әмма, авыл дворяннары утары һәм аның хуҗалары Молоствовлар язмышы тарихы Тәтеш җирендә үлемсезлекнең иң якты үрнәге булып торадыр, мөгаен.

Музейга килүчеләр, граж­даннарны яклау көл­лияте студентлары, музей хезмәткәрләре һәм за­казчының барлык теләк­ләрен исәпкә алып һәйкәл ясаган Казан фирмасы катнашындагы “Лаеклылар истәлегенә...” проекты музей хезмәткәрләренең хыялын тормышка ашырырга мөмкинлек биргән. Молоствовлар нәселе тарихы буенча тупланган материаллар нигезендә истәлек тактасының эскизы эшлән­гән, ә аны ясау өчен кирәкле акчалар игелекле һәм битараф булмаган кунаклар ярдәмендә җыелган. Иң зур өлеш – 200 мең сумны – Новинки бистәсендә яшәүче Людмила Николаева ире Валерий Лябин истәлеге итеп тапшырган. Алар бергәләп Долгая Полянага килеп йөргәннәр һәм Молоствовлар гаиләсенең мәхәббәт тарихына тирән хөрмәт белән караганнар. Бүләк бирүче ханым тактаның ак мәрмәрдән эшләнүен теләгән. Ә музей коллективы ташка кайчандыр Елизавета Молоствова Долгая Полянага алып килгән башмакчәчәк сурәтен төшерергә, һәйкәлнең өске өлешенә бер-берсенә сыенган ике күгәрчен – мәхәббәт һәм тугрылык символын урнаштырырга, ә һәйкәлне шул чор рухында ак мәрмәр кыса белән эшләргә булган.

XX гасыр башындагы Беккер музыкаль фирмасы рояле Молоствовлар йортының чын бизәгенә әверелгән. Бу гаҗәеп бүләкнең тарихы 2013 елның җәендә Мәскәүдән килгән Сергей Филь утарны килеп күргән вакытта башланган. Ул бу урынның рухы һәм Молоствовлар гаиләсе тарихы белән илһамланып, утарга борынгы музыка уен коралы бүләк итәргә булган.

Рояль астындагы келәм – Самара өлкәсендәге туку фабрикасы хуҗаларының экскурсиягә килгәч биргән бүләге. Әдәби-музыкаль кунак бүлмәсенең тәрәзәләрен дә самаралылар бүләк иткән пәрдәләр бизи. Музей хезмәткәрләре туристлык компаниясенең генераль директоры Наталья Денисованы һәрбер килүендә Молоствовлар утары өчен нинди дә булса бүләк алып килүче буларак аерым билгеләп үтәләр.

“Тарихтагы чагылышым” акциясе кысаларында борынгы көзгене яңарту тәмамланган. Бу игелекле эшкә Казан кешесе Евгений Шацилло иң зур өлешне керткән.
Шәһәребездә туып-үскән, хәзерге вакытта Воронеж өлкәсендә яшәүче Людмила Денисова музейга XIX гасырдан сакланган Тула самавырын бүләк иткән. Бу самавыр аңа әти-әнисеннән калган һәм гаилә белән бөтен Советлар Союзы буенча сәяхәт иткән.

Музейда сәүдәгәр Серебряковлар йортыннан Кузнецовлар фабрикасында эшләнгән фарфор тәлинкәләр бар. Алар сәүдәгәр гаиләсе тарафыннан гувернантканың туена бүләк ителгән булган. Тәлинкәләрне музейга аның оныгы тапшырган.  Чиләбедә яшәүче Серебряковлар варислары сәүдәгәр кулланган стакан астына куя торган әйбер бүләк иткән.

– Музей фондларында тәтешлеләр бүләк ит­кән экспонатлар бик күп, ә бүген аларга бирегә төбәкнең матурлыгына һәм үзенчәлегенә сокланырга килүче шәһәр кунаклары да кушыла. Бу гаҗәп тә түгел: музей хезмәткәрләре үткәннәр турында шулкадәр мавыктыргыч итеп сөйли беләләр, хәтта очраклы экскурсияче дә тарих белән рухланып, үзен аның бер өлеше итеп тоя башлый. Дөнья үзгәрә, бәлки заманалар да кырысланадыр, әмма күңел омтылышлары сүрелми. Чит шәһәрдә булсалар да кешеләр аның язмышы белән аерылгысыз бәйләнеш тоеп, хәтерне саклауга үз өлешләрен кертүләрен күрү бик кү­ңелле. Гаилә ядкарьләре, фотолар, хатлар – болар барысы да уртак тарихның бер өлешенә әверелә. Кешеләр күңелләренә кадерле булган әйберләр белән шатланып уртаклашалар, чөнки алар ил нәкъ шуның белән яшәгәнен аңлыйлар. Берсе саклап калган – икенчесе дәвам итә, һәм бу чылбыр өзелми. Музей иң кыйммәтлене – кешеләр һәм аларның эшләре турындагы хәтерне җыеп, баетып, буыннан-буынга тапшырып яши, – ди Тәтеш ягы тарихы музее директоры Наталья Понедельникова. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев