Мәҗбүри таләп – коткару жилеты
Куйбышев сусаклагычында һәм башка суднолар йөри торган сулыкларда навигация сезоны ачылу белән кече суднолар дәүләт инспекциясе суднолар хуҗаларына кагыйдәләрдәге мөһим үзгәрешләр турында искә төшерә.
2026 елның 1 мартыннан РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының “РФ су объектларында кече күләмле суднолардан файдалану кагыйдәләрен раслау турында”гы Боерыгы (№636, 2025 елның 22 июленнән) үз көченә керде. Төп яңалыклар арасында – коткару жилетларын мәҗбүри куллану таләпләре. Алар гидроциклларда һәм тагылма әйберләрдә, шул исәптән су чаңгыларында һәм башка җайланмаларда баручы пассажирларга кидерелгән булырга тиеш. Шулай ук озынлыгы 4 метрга кадәр булган палубасыз суднолардагы кешеләр өчен дә жилетлар мәҗбүри: бу хәрәкәт вакытында да, якорьда торганда да таләп ителә. Шул ук вакытта, шлюзлау яки порт аша узганда ачык палубада яисә палубасыз суднода булганнарга, шулай ук судно бүлмәләреннән тыш урында булган 12 яшькә кадәрге балаларга коткару жилетлары кию зарур. Биредә жилетлар файдаланучының зурлыгына, авырлыгына туры килергә һәм суга егылып төшкәндә үзлегеннән салынмаслык итеп гәүдәдә ышанычлы рәвештә торырга тиеш.
– Кагыйдәләр шулай ук кече судноларда йөзгәндә нинди гамәлләр тыелуын да ачык билгели. Аерым алганда, теркәлмәгән, төзек булмаган яки тиешле тикшерү узмаган килеш үзгәртеп җиһазландырылган судно белән идарә итәргә ярамый. Штурвал артында исерткеч эчемлекләр кулланып исерек хәлдә булу яисә идарә итүне шундый хәлдәге яки идарә итү хокукы булмаган кешегә тапшыру тыела. Пассажирлар исәбе нормаларын арттыру, тыелган яки вакытлыча куркыныч урыннарга керү, шулай ук тыелган урыннарда туктау рөхсәт ителми. Пляжлар һәм халыкның күмәк ял итү урыннары янында маневр ясау катгый рәвештә чикләнелә: аерым алганда, гидроциклларда пляжлардагы йөзү чикләренә 50 метрдан да якынрак килергә ярамый. Моннан тыш, 7 яшькә кадәрге балаларны өлкәннәрдән башка йөртү, судно юлы чикләрендә, навигация билгеләре, причаллар янында һәм күперләр астында швартовкалау яки якорьга басу, шулай ук башка судноларга комачаулыклар тудыру тыела. Суднога җитештерүче рөхсәт иткәннән дә куәтлерәк моторлар урнаштырырга, аны браконьерлык һәм башка законсыз гамәлләр өчен файдаланырга, шулай ук хәрәкәт вакытында кешеләрне бер суднодан икенчесенә утыртырга ярамый. Бу кагыйдәләрне бозу 15 000 сумнан 20 000 сумга кадәр административ штраф салуга китерә, – дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР Баш идарәсе КСДИ үзәгенең Кама Тамагы инспекторлык участогы җитәкчесе Алексей Ананьев.
Ул судноны суга кертер алдыннан аны җентекләп әзерләү мөһимлеген билгеләп үтә. Шулай ук судноның авария, коткару һәм янгынга каршы милек белән комплектлануын судно билеты таләпләре белән чагыштыру һәм зарурилык булганда тулыландыру яки тузган әйберләрне алыштыру мөһим. Судно документларын тикшерү дә бик әһәмиятле. Судно билетында техник тикшерү узу турында билге барлыгына инаныгыз: ул хуҗаның гаризасы буенча 5 елга бер тапкыр үткәрелә. Шулай ук кече судно белән идарә итү хокукына таныклыкның гамәлдә булу вакытын тикшерегез: ул 10 елны тәшкил итә.
Кагыйдәләрне саклау һәм җентекле әзерлек – имин һәм күңелле итеп йөзү нигезе!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев