Суднолар йөри торган сулыкларда ел саен навигация (йөзү) торышы ноябрьнең 20нче числосында ябыла.
(Тәтеш, 16 ноябрь, “Тәтеш таңнары”). Суднолар йөри торган сулыкларда ел саен навигация (йөзү) торышы ноябрьнең 20нче числосында ябыла.
Республиканың су объектларында суның температурасы инде кышкы вакытка якынлаша, димәк бу, боз ката башлый, ә эчтәге сулыкларда, сай култыкларда яр буе бозлана дигән сүз. Боз ката башлау күзәтелә торган эчтәге сулыкларда кече судноларның йөзүен туктатырга кирәк, әлбәттә.
“Кече судноларны йөртүчеләрнең барысына да 2020 елдагы навигацияне тәмамлау, кече судноларны сулыклардан чыгару һәм судноларны кышкы саклауга күчерү буенча тиешле әһәмиятле эшләр үткәрергә кирәк”, – дип хәбәр итә ТР буенча Россия ГТХ ДУ ДКСИ үзәгенең Кама Тамагы инспекторлык участогы җитәкчесе Алексей Ананьев. Боз кату чоры якынлашу сәбәпле, су объектлары кешеләрнең тормышы һәм сәламәтлеге өчен куркыныч тудыра, ә бозга чыкканда, тыю билгеләренә һәм күрсәткечләренә карамастан, күпләр аның нәтиҗәләре турында уйламый. Кыш айларында килеп чыккан хәлләрнең күпчелеге фасылларның күчеш вакытында теркәлә.
“Кешеләрнең бозга күмәк чыгуын (боз астыннан балык каптырырга яратучылар) тикшереп тору өчен, республиканың су объектларында боз ката башлагач, республиканың ГХМ тарафыннан өреп кабартылган мендәрле судноларны кулланып, тәүлек әйләнәсе коткару постлары куелачак. Балыкчылар иң күп җыела торган урыннарга тәүлек әйләнәсе кизү торучы 9 пост кую ниятләнә”, – диде Алексей Владимирович.
Кама Тамагы инспекторлык участогы җаваплылыгындагы зона буенча, анда Спас, Тәтеш, Кама Тамагы районнары керә, балык тотарга яратучыларның күпчелеге чыга торган урындагы бозга судно файдаланып аерым пост куелачак.
Кече суднолар буенча Дәүләт инспекциясе инспекторлары балык тотарга яратучыларга көз айларында һәм боз каткан вакытларда суда бәхетсезлек очракларын булдырмас өчен саклану чараларын искә төшерә:
– төзек булмаган йөзү чарасында аеруча да ПВХдан ясалган көймәләрдә боз каткан вакытларда сулыкларга чыкмагыз, чөнки судноның йөзүчәнлеге, батмавы һәм ныклыгы белән өстәмә тәэмин ителмәгән мотокөймәләрнең бортында суның температурасы түбән булганда боз барлыкка килә, ПВХ көймәләргә боз кисәкләре бик җиңел генә зыян китерергә һәм әллә ни зур булмаган дулкында да мотокөймә батарга мөмкин;
– коткару әйберләреннән башка (жилет, махсус изү киегез һәм башкалар);
– йөзү әйберенә чиктән тыш авырлык китермәгез.
Татарстанда боз каткан вакытта кешеләрнең боз астына китү очраклары теркәлә.
2018 – 2019 елларда:
үлгән – 3 кеше; коткарылган – 39 кеше.
2019 – 2020 елларда:
үлгән – 5 кеше; коткарылган – 87 кеше.
Нет комментариев