Пенсия тупланмалары турында
РСФның ТР буенча Тәтеш районында клиентларга хезмәт күрсәтү бүлеге (бүлек хокукларында) җитәкчесе Ирина Большакова укучыларыбызның пенсия тупланмалары турындагы сорауларына җавап бирә.
– 2026 елда пенсия тупланмаларын алуның нинди төрләре каралган?
Маргарита Н.
– Татарстанда яшәүчеләр, пенсия тупланмалары булдыручылар, өч төрнең берсен сайлый алачак: вакыты чикләнмәгән тупланма пенсия (гомерлек түләүләр); бер тапкыр бирелә торган түләү (барлык тупланмалар берьюлы); билгеле бер вакытта түләү (билгеле бер вакытка, кимендә 10 елга).
– Миңа түләүнең нинди төре тиешлеге ничек билгеләнә?
Рөстәм Д.
– Карар сезнең тупланмаларның күләменә һәм пенсионерның федераль яшәү минимумына бәйле. 2026 елда пенсионерның яшәү минимумы – аена 16 288 сум. Айлык тупланма пенсияне исәпләү өчен тупланма сумма 270 айга бүленә (быел көтелә торган түләү вакыты). Әгәр нәтиҗә – 1 628,8 сум яки аннан да азрак булса (пенсионерның яшәү минимумының 10 проценты), бер тапкыр бирелә торган түләү каралган. Әгәр күбрәк булса – гомерлек айлык тупланма пенсия билгеләнә.
– Күпме тупланма сумма бер тапкыр бирелә торган түләүне алу мөмкинлеге бирә. Үзегезнең пенсия тупланмалары күләмен һәм алар кайда икәнен ничек белергә?
Дмитрий К.
– Бер тапкыр бирелә торган түләү өчен иң чикле сумма – 439 776 сум (1 628,8 сум × 270 ай). Әгәр сезнең тупланмаларыгыз әлеге суммадан артмаса, сез аларны тиз арада ала аласыз. Тупланмаларның төгәл күләмен һәм иминиятләштерүченең исемен (РСФ яки НПФ) шәхси лицевой счеттагы өземтәдә белергә мөмкин.
– Билгеле бер вакытта түләү нәрсә ул һәм аны кем ала ала?
Лариса П.
– Финанслау программасы буенча өстәмә иминият кертемнәре яисә ана капиталы акчалары хисабына тупланмаларны формалаштыручыларга билгеле бер вакытта түләү мөмкин. Түләү вакытын мөрәҗәгать итүче үзе сайлый, ләкин 120 айдан да ким түгел.
– Пенсия тупланмаларын ничә яшьтән алырга була?
Валентина Р.
– Хатын-кызларга 55 яшьтән, ир-атларга 60 яшьтән. Әгәр вакытыннан алда пенсиягә чыгу хокукы бар икән, түләүләр иртәрәк бирелергә мөмкин.
– Стажга һәм пенсия балларына таләпләр нинди?
Марина Г.
– Тупланма яисә ашыгыч пенсия билгеләү өчен кимендә 15 ел иминият стажы һәм 30дан башлап индивидуаль пенсия коэффициенты кирәк.
– Татарстанда пенсия тупланмалары кемгә формалаштырылган?
Хәлил Т.
– 2002 – 2004 елларда взнос түләгән 1953 елдан алып 1966 елга кадәр туган ир-атлар һәм 1957 елдан алып 1966 елга кадәр туган хатын-кызлар. 2002 – 2013 елларда кертемнәр күчергән 1967 елгы һәм аннан яшьрәк гражданнар. Ирекле рәвештә өстәмә иминият кертемнәре түләүчеләр. Ана капиталын тупланма пенсиягә файдаланган аналар.
– Тупланма акча алуга гаризаны ничек бирергә?
Дарья М.
– Гаризаны “Дәүләт хезмәтләре” порталы аша, теләсә кайсы социаль фондның клиентларга хезмәт күрсәтү бүлегенә яки МФЦга тапшырырга мөмкин. Әгәр тупланган акча шәхси пенсия фондында булса, тиешле фондка мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев