Полицейскийларның көйле эшләве нәтиҗәсендә районда оператив хәл тотрыклы һәм контрольдә кала
Алкогольле продукциянең легаль булмаган әйләнеше өлкәсендә 9 ай дәвамында өйдә җитештерелгән 32 литр спиртлы сыеклык тартып алынган, 6 административ хокук бозу очрагы ачыкланган.
(Тәтеш, 27 октябрь, “Тәтеш таңнары”). Полицейскийларның көйле эшләве нәтиҗәсендә районда оператив хәл тотрыклы һәм контрольдә кала.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Тәтеш районы бүлеге начальнигы, полиция подполковнигы Алексей Витин хәбәр итүенчә, 2022 елның 9 аенда полиция бүлегендә җинаятьләр, административ хокук бозулар һәм һәлакәтләр турында 2367 хәбәр теркәлгән. Узган ел шундый ук чорда 3123 факт теркәлгән.
Урлашулар саны, узган ел белән чагыштырганда, 35тән 29га кадәр, торак биналардан урлау 7дән 3кә кадәр кимегән. Шул ук вакытта ачылмаган урлаулар саны 32дән 37гә кадәр арткан. Шуларның яртысыннан артыгы IT-технологияләр ярдәмендә кылынган җинаятьләр.
Массакүләм мәгълүмат чараларында профилактик эшнең зур булуына карамастан, безнең район халкы, кызганычка каршы, алдакчыларның хәйләләренә эләгә. Хисап чорында IT-технологияләр кулланып кылынган 31 җинаять теркәлгән: гражданнарның банк счетыннан (карталарыннан) 11 урлау; IT-технологияләр кулланып кылынган 12 алдакчылык; террорчылык акты турында белә торып ялган хәбәр итүнең 4 очрагы; 2 янап алу; иреккә һәм җенси кагылгысызлыкка каршы 1 җинаять (социаль челтәрләрдәге бер төркем аша); 1 җинаять законсыз рәвештә компьютер мәгълүматларына керү.
Банк карталарыннан һәм гражданнарның счетларыннан теркәлгән 11 урлауның 6сы ачылган һәм тикшерелгән. Кәрәзле элемтә һәм Интернет челтәре ярдәмендә кылынган 12 алдакчылыкның 1се тикшерелгән.
Алкогольле продукциянең легаль булмаган әйләнеше өлкәсендә 9 ай дәвамында өйдә җитештерелгән 32 литр спиртлы сыеклык тартып алынган, 6 административ хокук бозу очрагы ачыкланган.
Наркотик һәм психотроп матдәләрнең законсыз әйләнеше өлкәсендә барлыгы 3 җинаять, Тәтеш шәһәрендә яшәүче ханымнан 1 наркотик матдә алу очрагы теркәлгән.
Икътисад өлкәсендә 2 җинаять ачыкланган.
Профилактик учетка 29 яшүсмер һәм 22 имин булмаган ата-ана куелган.
Бүлек начальнигы Алексей Витин билгеләп үткәнчә, полиция эшендә уңай яклар да, аерым юнәлешләр буенча сораулар да бар. Җинаятьләрне булдырмау эше дәвам итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев